Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилей чаралары башланды

Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә Чулман буендагы шәһәрдә “КАМАЗ” төзелә башлауга 50 ел тулуга һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланган чараларга старт бирелде.

Кунаклар арасында беренче төзүчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр бар иде. Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов катнашты.

Бәйрәм башланыр алдыннан балалар һәм яшьләр иҗат үзәге бинасы алдындагы мәйданда “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән махсус техника күргәзмәсе оештырылган иде. Теләгән кеше алар янында, икенчеләре данлыклы “КАМАЗ-Мастер” командасының спортчылары белән истәлеккә фотога төште. Үзәкнең фойесындагы завод тарихы музееның күчмә күргәзмәсе дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Ул автогигантның 50 еллыгына багышланган иде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев “Машина төзүчеләр шәһәре: 1969-2019” дип исемләнгән күргәзмәдәге һәр экспонат белән танышты. Күргәзмәгә беренче төзүчеләрнең эш кораллары, 1960 еллардагы газета-журналлар, “Яшь коммунист” журналының күчмә призы, шәһәр һәм КАМАЗ төзелешенә багышланган фотолар урын алган иде. “Еллар дәвамында КАМАЗ – ул шәһәр, шәһәр –ул КАМАЗ дигән әйтем булды һәм булачак. “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәрне бөтен дөньяда беләләр. Предприятиедә эшләүче шәһәрдәшләр Россия машина төзелешендә югары һөнәри осталыкка ия. Шуңа күрә без юкка гына Чаллыны илебезнең автомобиль сәнәгате башкаласы димибез. Бу чыннан да шулай: КАМАЗ да, Чаллы да бөтендөньяга билгеле шәһәр һәм бөтендөньяга билгеле марка”, - диде Наил Мәһдиев. “Конвейердан беренче йөк машинасы күптән түгел генә төшкән кебек. Бүгенге көндә аларның саны 2254000. Алар Россия халкы өчен эшли һәм планетаның иң дәрәҗәле ярышларында җиңү яулыйлар. Без бу елны Чаллыда “КАМАЗ” елы дип игълан итәбез. Иң мөһиме: 2019 елда шәһәрнең берничә ел алга үсешенә нигез салыначак”, - диде Юрий Герасимов.

Чыннан да, автогигантның 50 еллыгы уңаеннан Чаллыда бик күп объектлар төзергә планлаштыралар. Мәктәп, спорт корылмалары, юллар, техник университет һәм башкалар. Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәме белән бу хыяллар тормышка ашса, шәһәребез тагын да матурланыр иде.

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, кунаклар шәһәрнең ресурс үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге үзәк укучылары берничә тапкыр “WorldSkillsRussia” бәйгесенең чемпионнары булдылар. В.Поташев исемендәге техник көллият, Е.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр. Концертта шулай ук шәһәребезнең иҗат коллективлары, Татарстанның атказанган артисты Лилия Букеева кебек танылган җырчылар катнашты. Бәйрәм оешкан төстә, матур узды. Шәһәрдә “КАМАЗ” елы горурланырлык дәрәҗәдә башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X