Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган шәһәрдәшебезнең мәетен таптылар

15 апрель көнне көндезге сәгать 10:39 да җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре югалган шәһәрдәшебез - 24 яшьлек Айнур Әхмәдуллинның мәетен таптылар. Егет Зур Шилнә авылында, агачлар белән уратып алынган ерымда, агачка асылынган килеш табылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдәшебез узган елның 23 ноябрендә көндезге сәгать 10:30 өеннән чыгып киткән. Аның абыйсы билгеләп үткәнче, егет ул көнне кәефсез булган. Кайда барасын да беркемгә дә әйтмәгән. Өч көннән соң да ул өенә кайтмагач, аны эзли башлаганнар. Эзләү эшләрендә полиция белән бергә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, муниципаль хезмәткәрләр, Челны поиск "Василиса" төркеме волонтерлары катнашкан. Эзләүләр яңа елга кадәр алып барылган. Кар күп явып, тикшерүләр авырлашканнан соң, аларны яз аена кадәр кичектереп торганнар. Ниһаять, узган атнаның шимбәсендә ул табылган. Егетнең әти-әнисе һәм туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев