Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлда кагыйдә бозулар арта

Узган елда видеокамералар Русия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм...

Узган елда видеокамералар Русия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән.
Бу ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм күчмә комплекслар эше нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 61 миллион карар чыгарылса, былтыр инде аларның саны 83,2 миллионнан артып киткән. Бу, 2016 елның шул чорындагыга караганда, 36,4 процентка артыграк.
Бүген Русиядә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган 9 меңнән артык стационар һәм 3,8 мең күчмә комплекс бар. Алар ярдәмендә җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосадан хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу һәм башка кагыйдә бозу очраклары теркәлә.
http://kiziltan.ru/news/9465-yulda-kagyyd-bozular-arta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев