Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларны ямыйлар

Шәһәр урамнарында юллар начар. Асфальтның чыдамсыз булуын кемдер тотрыксыз һава торышыннан, кемдер юл төзүчеләрнең сыйфатсыз эшеннән күрә. Кайсы хаклыдыр, белгән юк, ләкин юллар бернигә яраксыз. Шуңадыр юл төзүчеләр чокырларны ямауга кыш уртасыннан ук керештеләр. Моны күреп тә шәһәрдәшләр гасабилана, ризасызлык белдерә: туңда, юештә салган ямау күпме торыр, акчаны чокырга салу...

Шәһәр урамнарында юллар начар. Асфальтның чыдамсыз булуын кемдер тотрыксыз һава торышыннан, кемдер юл төзүчеләрнең сыйфатсыз эшеннән күрә. Кайсы хаклыдыр, белгән юк, ләкин юллар бернигә яраксыз. Шуңадыр юл төзүчеләр чокырларны ямауга кыш уртасыннан ук керештеләр. Моны күреп тә шәһәрдәшләр гасабилана, ризасызлык белдерә: туңда, юештә салган ямау күпме торыр, акчаны чокырга салу гына бит бу, диләр.

Хәзер юлларны "Салкын асфальт" ысулы белән һәм ПМ-107 җайланмалары (рециклерлар) кулланып ремонтлыйлар. Шәһәр урамнарында һәм проспектларында чокырларны шул рәвешле ямау эшенә автомобиль юллары предприятиесе яңа ел каникулларыннан соң ук керешкән иде. Ел башыннан 1930 кубометр җимерек юл төзекләндерелгән инде.

Рециклерлар ярдәмендә юл эшләрен һава температурасы -5 градуска җиткәнче башкарырга мөмкин. Быелгы җылы кыш юл ремонтлаучыларга гыйнвар-февраль айларында да эшләү мөмкинлеге бирде. Бүгенге көнгә бу җайланма ярдәмендә 1313 кубометр юл ремонтланган, 192 тонна асфальт-бетон катнашма салынган. Бу, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр күбрәк.

Моннан тыш, быелгы сезонда беренче тапкыр чокырлар ямауда яңа технология - "салкын асфальт" җәю кулланыла. Әлеге метод зур әзерлек эшләре һәм җылыту таләп итми, асфальт үзе бик тиз ката. Ел башыннан "салкын асфальт" кулланып, 617 кубометр юл өслеге ремонтланган, 133 тонна "салкын асфальт" салынган.

Соңгы берничә көндә ремонтчылар Шамил Усманов урамында эшлиләр. Бу атнада әлеге урамнан тыш, ремонт эшләре Камал бульварында, Мәскәү проспектында һәм икенче автомобиль юлында барачак. Болар - бүгенге көнгә юл өслекләре авария хәлендә булган участоклар.

Юллардагы чокырларны ямау буенча төп эшләргә автомобиль юллары предприятиесе салкыннар беткәч тотыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев