Шəhри Чаллы

Юлларыгыз хәвеф-хәтәрсез булсын!

"Көннәр салкынайткач, автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштырырга кирәклеге, шипалы шиннарның иминлекне тәэмин итүе хакында кат-кат кисәтелсә дә, кайбер машина йөртүчеләр моны колакларына да элми. Карлы-бозлы юлларда җәйге тәгәрмәч белән йөрүче автомобильләр бер-бер артлы юл фаҗигаләренә очрый да инде. Кышкы озын юлларыгыз хәвефсез булсын өчен "тимер атларыгызга" кышкы тәгәрмәчләр кидерергә ашыгыгыз",...

Бу атнаның дүшәмбесе "Педагогия институты" белән "Электротехниклар" тукталышларында килеп чыккан "бөке" Чаллыны республикада танытты. Биредә иртә белән дистәгә якын машина бәрелешкән иде. Әйе, кар яварга да өлгермәде, юлларда һәлакәтләр саны артты. Көндезге явым төшемнәр һәм төнге һава температурасының минус булуы нәтиҗәсендә юллар боз белән каплана. Бу исә тәгәрмәчләрне таярга мәҗбүр итә. Шуңа күрә җәйге тәгәрмәчләрне вакытында кышкыга алмаштыру, машина йөртүне дә үзгәртү мөһим: дистанцияне саклау һәм кисәк тормозга басмау зарур, чөнки боз белән капланган юлда тизлегенә 50 километр белән барганда да автомобильнең тормоз юлы 50 метр гына. Моны аеруча тыкрыкларда һәм җәяүлеләр юлы янында истә тотарга кирәк. Барысы да гади кебек, тик "калайчылар" көнендә ел саен юл-транспорт һәлакәтләре күбәя. Гадәти көннәрдә тәүлегенә уртача 50 һәлакәт булса, беренче бозлавыкларда бу сан 2-3 мәртәбә арта. Һәм бөтен җирдә бәрелешкән машиналарны очратырга мөмкин. Автомобиль хуҗаларына исә һәлакәтне рәсмиләштерү өчен ДАИ инспекторларын берничә сәгать көтәргә туры килә.

Инспекторлар исә, ике автомобиль катнашында гына булган һәм кешеләр зыян күрмәгән вак-төяк һәлакәтне евроберкетмә буенча рәсмиләштерергә киңәш итә. "2016 ел башыннан Чаллыда 13684 һәлакәт теркәлде һәм шуның 8306е рәсмиләштерелде. Без машина йөртүчеләрне әкренләп вак-төяк һәлакәтләрне үзләрен рәсмиләштерергә өйрәтәбез. Чөнки инспекторлар беренче чиратта авыр һәлакәтләргә китәләр, экипажлар җитми", - ди шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков.

Кыш үзен озак көттермәс. Кызганычка каршы, күпләр машиналарын салкыннарга алдан әзерләми. Бу исә төрле бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин.

Бозда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрү куркыныч кына түгел, ваемсызлык һәм ахмаклык та. Хәзер сайлап алу мөмкинлеге зур, ләкин бу эшне башкарганда ниләрне истә тотарга кирәк соң? Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк. Түбән температурада аның йомшак һәм сыгылмалы булуы шинаның бозлы яки карлы юлдагы тотрыклылыгын арттыра.

Шиннарның кулланылышта булу дәвере аны ничек караудан һәм ничек саклаудан да тора. Шиннар, хәтта, файдаланылмаган очракта да тиз "картая" һәм аларның куллану вакыты 5-6 ел гына тәшкил итә. Протекторлары булганда да, бу вакыттан соң аларны файдаланмау хәерле. Техник регламент буенча җиңел машинаның кышкы шина протекторы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Яңа чакта ул 8 миллиметр була. Әгәр дә ул 2 миллиметр тирәнлектә булса, тормозга баскач транспортның туктау юлы 70%ка кадәр арта, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара. Тәгәрмәчләрнең төрле җитештерүчеләрдән булуы да аварияләр килеп чыгуга сәбәп булуы ихтимал.

Шинаның кайчан җитештерелгәнен белү өчен резинаның ян-ягындагы дүрт санны эзләп табарга кирәк. Беренче ике сан атнаны белдерсә, соңгы икесе эшләнгән елын аңлата. Мәсәлән: 1016-2016 елның унынчы атнасы. Димәк, ул агымдагы елның март уртасында эшләнгән.

Резинаның ашалган, кабарган, ярылган яки киселгән урыннары булса, бу очракта аны кулланырга ярамый. Шулай ук бер үк күчәргә ике төрле резина куярга рөхсәт ителми, чөнки моның авариягә китерүе мөмкин. Ә ЮХИДИ инспекторлары күрсә, штраф салачак.

Кышкы резиналар өчен аерым дисклар булдыру да күпкә отышлырак. Беренчедән, һәр сезон саен аларны алыштырып торырга кирәкми. Аннары резинаны дисктан алып яңадан кидерү дә аның тотрыклылыгын киметә. Икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый. Шуңа күрә кыш өчен гади һәм арзан дисклар алу отышлырак.

Тәрәзә чистарткычлар (дворник) искерү дә куркыныч. Карны тиз арада тулысынча чистартмаган дворниклар аркасында да бәлагә юлыгу очраклары шактый.

Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум штраф салына. Шулай ук машинага "Ш" хәрефе төшерелгән билге кую да мәҗбүри. Кыскасы, гади генә тоелган әлеге таләпләрне үтәсәк, юлларбыз имин булыр. Юл хәрәкәтендә катнашучылар бер-берсен хөрмәт итәргә дә өйрәнсеннәр иде. Ваемсызлык һәм ашыгу аркасында күпме кеше бәхетсезлеккә дучар була бит.

Ә беренче кар төшүгә шиномонтажларда "урак өсте" башлана. Бәяләр 550-1500 сум. Ни дисәң дә, бу бәяләр кеше сәламәтлегенә караганда арзан.

Зөлфия ФОАТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: