Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөзьяшәр ак әби

Инкыйлабка кадәр дөньяга килгән шәһәрдәшебез, Автозавод районында яшәүче Фәрхеҗиһан Миңнегәрәй кызы Миңнегәрәевага 100 яшь тулды. Шул уңайдан юбилее белән аны РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады.

Фәрхеҗиһан Миңнегәрәева Минзәлә районы Туйра авылында 1915 елның 31 октябрендә күп балалы гаиләдә туган. Укырга-язарга өйрәнү мөмкин булмаган аңа. Илдә яңа тормыш корган, күмәк хуҗалыклар оештырган еллар булган.

18 яшендә Фәрхеҗиһан кияүгә чыга. 1933 ел була ул. Бөек Ватан сугышы башлануга хәләл җефетен сугышка алалар. Өч яшьлек кызчыгы, карынындагы нарасые белән ирен фронтка озаткан хатын бер ел дигәндә - 1942 елда тол кала. Ләкин һич кенә дә сыгылып төшәргә ярамый Фәрхеҗиһанга, ике сабыен ачтан үтермичә үстерәсе, аякка бастырасы бар аның. Әнә шул уй хатынга бетмәс-төкәнмәс рух ныклыгы, көч бирә.

"Әнәй безне ач-ялангач итмәде, сыер асрады, тамагыбыз сыйлы булды. Атлар юк иде, сыеры белән басуда кар астыннан чыккан уҗымны тырмалаудан башлап, барлык кыр эшләренә йөрде. Кыш көне сыер җигеп урманга утынга бара иде. Сыерыбыз бик зур гәүдәле, көч-куәтле иде, - дип искә ала Фәрхеҗиһан әбинең олы кызы 78 яшьлек Рәсимә апа. - Гомер буе эш аты булды әнәй. Колхоз эшеннән кайтып кермәде, алдынгылыкны бирмәде". Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә Фәрхеҗиһан Миңнегәрәева.

Олы кызын кияүгә биргәч, Фәрхеҗиһан Миңнегәрәй кызы үзенең әти-әнисен карау өчен Мияш авылына күченә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләп, "Хезмәт ветераны" дигән мәртәбәле исемгә ия була. 80 яшенә кадәр сыер асрап, авылда яши әбекәй. 38 яшеннән гарипләнеп урын өстенә калган кече кызы Мосаллияне тәрбияли, аның ике баласын үстерешә.

Үксез булса да, сау-сәламәт туган Мосаллиясе җиденчедә укыганда кышкы буранда Чебенле мәктәбеннән Туйрага кайтканда буранда адашып, иптәш кызы белән басуда салам эскертендә кунып туңа. Кызының шыкырдап туңган аяк-кулларын җебетеп, дәвалап, көч-хәл белән саклап кала Фәрхеҗиһан. Мосаллиясе җиткән кыз булып, кияүгә чыгып, балалар тудыргач, теге чакта сөякләренә үткән салкын үзенекен итә, хатынны урынга ега.

"Әни йөри алмый башлаганда мин 5нче сыйныфта укый идем. Энем белән безне әби үстерде. Мәктәптә укыганда ук, үскәч, Чаллыга китеп, эшкә керәм, чиратка басып, фатир алгач, әби белән әнине авылдан алып китәм, дип үз-үземә сүз биргән идем. 1995 елда мин аларны Чаллыга алып килдем.

Әби әнине карашты, кызым Айгөлне, улым Илдарны үстереште", - ди Фәрхеҗиһан әбинең оныгы Гөлсәрия Габизова. ("Әнәй өч буын ятим бала үстерде", дигән иде әбинең олы кызы.)

Менә егерме ел инде алар бер гаилә булып, бер фатирда яшиләр. Гөлсәриянең кызы Айгөл үсеп, буй җиткән, кияүгә чыгып, ике бала үстерәләр.

Гөлсәрия Мөхәммәтхановна шәхси эшмәкәр булган. Соңгы елларда әнисе белән әбисен тәрбияләп, өйдә генә тора. Фәрхеҗиһан әбинең урынга ятуына бер ел икән. Соңгы 2-3 айда сөйләшүе дә бер-ике сүз әйтүдән артмый. Шулай да үз акылында, балаларын таный әбекәй, ике яктан култыклаганда үз аяклары белән атлый ала.

Гөлсәрия ары-бире киткәндә, күршедә яшәүче Нәҗибә апа Сәлимова әбекәйләргә күз-колак булып, хәлләрен белешеп тора икән. "Гөлсәрия әнисе белән әбисен бик кадерләп, тәрбияләп яши. Кайчан керсәң дә, икесе дә чип-чиста, караулы булалар. Бу баланың игелеклелеген йортта яшәүчеләр барысы да белә", - ди күрше апа.

Гөлсәриянең әнисе белән әбисен бер авырыксынмыйча каравы, күңел җылысы алар турында сөйләгән һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән сизелеп тора. Өй тулы кеше булганда да әнисен берүзе күтәреп, икенче бүлмәгә күчерүе дә, җайлы-җайсыз кагылып, газизенең тәнен авырттырмагайлары дип куркудан. "Беркайчан да борчымыйлар, зарланмыйлар. Әби безнең аеруча шат күңелле, оптимист кеше булды", - ди Гөлсәрия.

Фәрхеҗиһан әбинең паспортын алыштырырга кирәк булгач, фотографны өйгә чакырта ул. Ләкин фотограф әбине җитди кыяфәттә сурәткә төшерә алмый җәфаланып бетә. Тәки берни майтара алмый - паспортка әбекәйнең елмаеп торган сурәтен куярга туры килә.

"Кечкенә чакта шул истә калган. Әби Сабан туендагы милли уеннарда актив катнаша иде. Сабан туена берәр атна кала репетиция ясый башлый: сарай артына чыгып, капчык киеп тә, йомырка салынган кашык кабып та йөгереп карый иде. Беркайчан чирләмәде, дару эчмәде, укол кадатмады. Егылып аягын сындырып, бер тапкыр гына больницада ятып чыкты", - ди Гөлсәрия. Аның сүзләренә Әгерҗе районы Салагыш авылында 57 ел гомер кичергән Рәсимә апаның килене Диләрә кушыла: "Әби бик ихлас күңелле безнең: беркайчан гайбәт сөйләмәде, кешеләрне яманламады, һәркемгә яхшылык кына теләде. Чиста-пөхтә булды, тәртип яратты".

Гомер буе балаларын, онык-оныкчыкларын кайгыртып, аларны тәрбияләп, һәммәсенә терәк һәм өлге булып, акыл-киңәш биреп яшәгән Фәрхеҗиһан Миңнегәрәй кызы. Йөз яшьлек гомер бәйрәмен каршылаганда, шөкер, аның ике кызы да исән, биш оныгы, ун оныкчыгы, оныкларының биш баласы бар. Һәр көнен гамь, мәгънә белән яшәгәнгә дә Аллаһы Фәрхеҗиһан әбигә якты дөньяларда бер гасыр яшәрлек гомер биргәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев