Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөзьяшәр әби

Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы чорында тыл ветераны Мөкәрәмә Давыт кызы Батуллина үзенең 100 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Ак яулыклы әбине гомер бәйрәме белән котларга туганнарыннан кала Комсомол районы башлыгы Ильяс Мөхәммәтов, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Винер Харисов, Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов килгән...

Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы чорында тыл ветераны Мөкәрәмә Давыт кызы Батуллина үзенең 100 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Ак яулыклы әбине гомер бәйрәме белән котларга туганнарыннан кала Комсомол районы башлыгы Ильяс Мөхәммәтов, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Винер Харисов, Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов килгән иде. Алар юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

Мөкәрәмә Батуллина данлы гомер юлы үткән. Сарман районының Яңа Имәнәй авылында туып-үсеп, шунда 4 сыйныф укыганнан соң ул Чаллыда механизаторлар мәктәбендә курслар тәмамлаган. Тырыш яшүсмер кыз, авыр еллар булуга карамастан, белемгә омтылган - 1930 елда махсус мәктәпкә укырга кергән. 1932 елда ул яраткан егете Мөхлисулла белән гаилә учагы кабызып җибәрә. Ләкин бәхетләре озакка бармый. 1940 елда ирен армиягә алалар. Ә бер елдан Бөек Ватан сугышы башлана.

Дәһшәтле сугыш елларында Мөкәрәмә Давыт кызы Зичабаш авылында мәктәп директоры, ә сугыштан соң Шыкмайда укытучы булып эшли. Ул балаларга тирән белем биреп кенә калмый, аларга һөнәр сайларга, тормышта үз урыннарын табарга да булыша.

Үз балаларына да төпле белем һәм тәрбия бирәләр Мөкәрәмә апа белән Мөхлисулла абый. Бүген биш баланың өчесе исән-сау. Алар республикабызның төрле тармакларында халкыбызга хезмәт итәләр. Рабит Батулла Мәскәүнең Щепкин училищесын тәмалап, татар халкының күренекле язучысы, драматургы булды. Ул Ислам кануннары буенча яши. Әдәби әсәрләр генә иҗат итеп калмады, милләттәшләребезгә Коръән тәсфирен дә чыгарды. "Рабит Батулланың бу китабы мөселманнарга зур бүләк булды. Ул гади, аңлаешлы телдә язылган", - ди Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.

Әйе, Мөкәрәмә апаның гомере заяга узмады. Аның бүгенгә ун оныгы, өч оныкчыгы да бар әле. Шөкер, алар да әбиләренең горурлыгы булып үстеләр. Шәһәрдә яшәсәләр дә, барысы да татар телен камил беләләр. Казанда яшәүче Рабитның улы Нурбәк хореография училищесын тәмамлап, профессиональ биюче булды. Байбулат мәктәптә укыганда ук "Татарстан - Яңа гасыр" каналы төшергән "Бичаракай" фильмында катнашып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Исхакның кызы Сәрия озак еллар шәһәребезнең "Күңел" радиосында, Чаллы телевидениесендә алып баручы булып эшләде. Балалары, оныкларының туган телне яхшы белеп, гореф-гадәләребезне хөрмәт итеп яшәүләре ислам динендәге Мөкәрәмә әби өчен иң зур байлык һәм шатлык. Аның тырыш хезмәтен хөкүмәтебез медальләр, Мактау грамоталары белән бәяләде. Гасыр яшьтәше булса да, Мөкәрәмә Давыт кызы актив тормышта яши. Мөмкинлегеннән чыгып төрле эшләрне башкара. Илдә, республикда барган сәяси, мәдәни чараларны күзәтеп бара. Аларда катнашырга да тырыша. Күптән түгел, Казанда "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган тантанада булып кайтты. Тиздән бер гасырлык тарихлы журналда Чаллының йөзьяшәр әбисенә багышланган язма басылып чыгачак. Гасыр яшьтәше балаларының, якыннарының - сәламәт, илебезнең тыныч булуын, милләтебезнең чәчәк атуын тели. Амин, шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев