Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз эшен үзе оештыручыларны пенсия түләүләреннән азат итәргә җыеналар

Үз эшен үзе табып-оештырып акча эшләүче — үзмәшгуль гражданнар өчен салым ставкасы 4 процент тәшкил итәчәк һәм ул Мәҗбүри медицина иминияте түләүләрен дә үз эченә алачак

Шул ук вакытта бу категория затлар өчен Пенсия фондына кертемнәр мәҗбүри булмаячак. Бу хакта бүген IV Көнбатыш икътисад форумында Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук вакытта Мишустин әгәр үзмәшгуль граждан социаль пенсиясен 5 елга соңрак алырга әзер булса, ул Россия Пенсия фондына бернинди түләүләр башкармаска хокуклы. Яңа салым режимы үзмәшгульләр өчен салым органнарында теркәлергә, Федераль салым хезмәтенә хисап бирергә тәкъдим итә. Проектның төп максаты — үзмәшгуль затларның эшчәнлеген ачыктан-ачык итү. Бөтен илгә таратканчы, бу салым режимын 4 төбәктә сынап карыйлар, алар арасында Татарстан да бар.

 

http://maydan.tatar/uz-eshen-uze-oeshtyruchylarny-pensiya-tuleulerennen-azat-iterge-jyenalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев