Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЗАГСка – 100 ел

18 декабрь Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү органнарының туган көне булып санала. Быел илебездәге әлеге хезмәт барлыкка килүгә 100 ел тулды. Шул уңайдан "КАМАЗ" мәдәният сараенда күркәм гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм "КАМАЗ" мәдәният сараеның фойесыннан ук башланып китте. Биредә "Барлык чор, яшь гаилә коручылары берләшегез!" дигән темага күргәзмә оештырылган иде.

Анда кәләш, кияүнең туй киемнәре, туй атрибутлары, курчаклар, гражданлык актларына кагылышлы документлар һәм 100 еллык тарихка кагылышлы башка экспонатлар урын алган. Бәйрәмгә килүчеләр аларны җентекләп карадылар. Шәһәребезнең ЗАГС хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котларга җитәкчеләр, шәһәр советы деуптатлары килгән иде. Хаким урынбасары Флера Андреева әлеге мөһим тармакта (кеше тугач та беренче документны, өйләнгәндә, вафат булгач белешмәне дә алар бирә) эшләүчеләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде. Ул Чаллының ЗАГС хезмәте җитәкчесе Равилә Зариповага һәм тагын берничә хезмәткәргә Татарстан хөкүмәтенең рәхмәтен тапшырды.

Шулай ук алдынгы хезмәткәрләр шәһәр хакименең, башкарма комитет җитәкчесенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Гаилә корып, матур гомер итүче парларга шәһәр хакиме исемннән чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт хатлары бүләк ителде. Берничә гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Бәйрәмдә исем кушу, кәләш букетын ташлау, юбилей торты, салкын торты һәм башка күңелле мизгелләр күп булды. Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең искиткеч чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. "Татарстан", "Сәйлән", "Мизгел", "Земляничка" ансамбльләренең чыгышы нур өстенә нур булды. Фокусчы-иллюзионист Сергей Акуловның чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәмне Илнур Гомәров белән Чулпан Басыйрова матур итеп алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев