Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Законсыз сатсаң – штраф түлә!

Шәһәр Советы депутатлары Чаллыда алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз рәвештә сату мәсьәләсен тикшерделәр. Ел башыннан шәһәребездә 3 мең 874 литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Исерек килеш гаиләләрдә чыккан низаглар, юллардагы транспорт һәлакәтләре халыкны гына түгел, җитәкчеләрне дә битараф калдырмый. Канунар кырыслануга да карамастан, составында спирт булган эчемлекләрне сатуда закон...

Регламент, хокук тәртибе, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча депутат комиссиясе утырышында дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Чаллыда алкогольле эчемлекләр 491 сәүдә объектында сатыла. 187 оешманың алкоголь продукциясен ваклап сатарга лицензиясе бар.

Сентябрь башына Чаллыда 481,2 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7%ка күбрәк. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге 212 контроль чара үткәргән, аның 188е спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау максатыннан оештырылган. Нәтиҗәдә 199 закон бозу очрагы ачыкланган, аның 188е алкоголь продукциясен законсыз рәвештә сатуга бәйле. Лилия Муллина әйтүенчә, спиртлы эчемлекләрне законсыз сату буенча кимчелекләр 23%ка арткан. Сәүдә әйләнешеннән ел башыннан 3 мең 874 литр алкоголь алынган.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре катнашында 15 рейд үткәрелгән. Нәтиҗәдә закон бозучыларга карата 1 миллион 323 мең сум штраф салынган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 67%ка артык.

Шунысы игътибарга лаек, Чаллы халкы спиртлы эчемлекләрнең законсыз сатылуы турында "Халык контроле" порталына еш мөрәҗәгать итә икән. Агымдагы елның 8 аенда Чаллы халкыннан шундый эчтәлекле 90 мөрәҗәгать кергән, аның 46сында закон бозу расланган, канун бозучыларга административ эш кузгатылган. Лилия Муллина мондый хәлләр турында тиешле органнарга хәбәр итүчеләргә акча бирелүен дә әйтте, 25 шәһәрдәшебез үзләре җибәргән мәгълүмат өчен матди бүләк алган инде.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлек башлыгы урынбасары Марат Гирфанов сыйфатсыз алкоголь эчеп, агулану очраклары турында сөйләде. Шәһәрдә 84 очрак теркәлгән, 15 кеше үлгән. Агуланучылар арасында 27 бала да бар.

Әлбәттә, шәһәрдә мондый ямьсез күренешләргә каршы көрәшәләр. Эчке эшләр идарәсенең бүлек башлыгы Вильсур Мингазов әйтүенчә, спиртлы һәм алкогольле эчемлекләр сатуда закон бозучыларга карата 573 административ беркетмә төзелгән, 68 сәүдә ноктасының эшчәнлеге туктатылган.

Депутатлар спиртлы һәм алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы эшне дәвам итәргә дигән уртак фикергә килделәр. Башкарма комитет идарәләренә балалар һәм яшьләр арасында профилактика эшләрен көчәйтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалу бурычы куелды.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев