Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Заманча домофоннар урнаштыру ничә сумга баса?

Чаллы подъездларына 3 мең ярым шундый җайланма урнаштырылды.

"Таттелеком” компаниясе Чаллыда заманча домофоннарны узган ел урнаштыра башлады. Шәһәр хакимияте белән килешү төзеде. Бер ел эчендә подъездларга 3 мең ярым панель элеп чыктылар. Эш быел да дәвам ителәчәк. Барлыгы 7 мең домофон урнаштырырга тиешләр. 

Әлеге заманча җайланмалар һәръяклап уңайлы. Видеокамерасы бар. Ишекне караваттан тормыйча гына телефон аша ачып була. Алай гына да түгел, җирнең һәр почмагыннан кунакка кем килгәнен күреп-белеп торасың. Моннан тыш, алар аша полиция хезмәткәрләрен, табибларны чакыртырга мөмкин. 

"Таттелеком" компаниясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Илдар Нургалиев әйтүенчә, шундый бер заманча домофон панелен урнаштыру 40 мең сумга баса.  Ватылса, кыска вакыт эчендә ремонтлыйлар. Дөрес, домофоннарга күбрәк вандаллар зыян сала. Панельләр урнаштыра башлаганнан бирле 15 вандализм очрагы теркәлгән. Шуның 4 очрагы - быел. Барлыгы 37 домофон алыштырганнар.

Домофоннар ватып йөрүче егетне шушы атнада тоттылар. Бу хакта без монда язып чыктык. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: домофоннар