Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Заманча стадионлы һәм парклы булырбыз

Җәй башында башланып киткән шәһәребезнең "КАМАЗ" стадионында ремонт эшләре кызу темплар белән дәвам итә. Биредә төзекләндерү белән бергә үзгәртеп төзү эшләре дә башкарыла. Инде стадионның көньяк һәм төньяк трибуналарны сүтеп, алар урынына металдан ясалган конструкцияләр куелды. Болардан тыш административ - көнкүреш бинасы булачак урынга нигез салынды. Хәзер анда төзүчеләр стеналарны...

Җәй башында башланып киткән шәһәребезнең "КАМАЗ" стадионында ремонт эшләре кызу темплар белән дәвам итә.

Биредә төзекләндерү белән бергә үзгәртеп төзү эшләре дә башкарыла. Инде стадионның көньяк һәм төньяк трибуналарны сүтеп, алар урынына металдан ясалган конструкцияләр куелды. Болардан тыш административ - көнкүреш бинасы булачак урынга нигез салынды. Хәзер анда төзүчеләр стеналарны күтәрү эшенә керештеләр. Монда киләчәктә спорт белән шөгелләнү өчен заллар, массаж һәм медицина бүлмәләре, өстәмә кабинетлар булачак. Стадионны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Ремонт эшләре төгәлләнгәч "КАМАЗ" стадионында илкүләм югары дәрәҗәдәге турнирлар, ярышлар үткәреләчәк. Биредә эшләр 30 августка кадәр төгәлләнергә тиеш.

Стадион тарихына күз салсак, ул 1977 елда төзелеп сафка баса. Ул чакта трибуналарда нибары 3000 урын гына була. 1988 елда тамашачыларга уңайлы булсын өчен эскәмияләр куела. Соңгы тапкыр "КАМАЗ"стадионы 2003 елда үзгәрешләр кичерә: эскәмияләр аерым урындыкларга алыштырыла, яктырту җиһазлары урнаштырыла һәм электрон табло куела.

Шәһәр хакимияте төзүчеләр алдына стадион заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, дигән бурыч куйды. Әле шушы"КАМАЗ" спорт комплексы урнашкан "Гренада" паркының үзендә дә төзекләндерү эшләре бара. Парк тирәли йөгерү сукмагы һәм велосипед юллары ясала. Яшьләрнең экстрим үзәге дә игътибардан читтә калмады.

Стадионнан ерак түгел урнашкан берничә урта һәм һөнәри уку йортлары: училищелар һәм көллиятләр барлыгын да исәпкә алсак монда яшьләргә спорт белән шөгелләнү өчен иң уңайлы һәм кирәкле урын булачак. Моңа кадәр дә студентларның физкультура дәресләре биредә үтә иде, яңа уку елыннан заманча шартларда саф һавада шөгелләнү тагы да яхшы булачак.

Инде "КАМАЗ" футбол клубы уенчылары өчен дә стадион һәм аның тирәсе төзекләндерү зур шатлык. Шулай итеп "Гренада" паркы һәм яңартылган стадион шәһәр халкының иң яратып ял итә торган урынына әвереләчәк әле, дип ышанасы килә. Без республикабыз һәм шәһәр җитәкчеләренә шушы уңай үзгәрешләр өчен бигрәк тә президентыбыз вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Чаллыга күрсәткән игътибары һәм һәряклап ярдәме өчен сөенәбез һәм рәхмәт укыйбыз. 2015 елның республикабызда парклар һәм скверлар елы булуын да искә алсак, шәһәребездә бу өлкәдә башкарылган эшләр мактауга лаек. Тиздән заманча стадионга һәм паркка ия булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев