Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәзаны йомшартырлармы?

Өч кешене үтергән өчен хөкем ителгән Шәүкәт Миндияров Татарстан Югары судыннан җәзаны йомшартуын сорый. Исегездә булса, 2015 елның июлендә ачык калган тәрәзә аша фатирга кереп, йоклап яткан хуҗабикә, аның энесе һәм улын үтереп чыккан Миндияровны суд гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән иде. Апелляцион шикаятендә Миндияровның адвокаты, судның җәзаны йомшартырдай кайбер фактларга...

Өч кешене үтергән өчен хөкем ителгән Шәүкәт Миндияров Татарстан Югары судыннан җәзаны йомшартуын сорый. Исегездә булса, 2015 елның июлендә ачык калган тәрәзә аша фатирга кереп, йоклап яткан хуҗабикә, аның энесе һәм улын үтереп чыккан Миндияровны суд гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән иде. Апелляцион шикаятендә Миндияровның адвокаты, судның җәзаны йомшартырдай кайбер фактларга игътибар итмәвен җиткергән. Исегезгә төшерәбез, 3 кешене үтергән егет фатирдан планшет, уен приставкасы, зәркән бизәнү әйберләре һәм берничә мең сум акча, шулай ук Бөек Ватан сугышы медальләрен урлап чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев