Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзбәкстан Президенты Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк дип саный

Үзбәкстан һәм Татарстан җитәкчеләре Ташкент шәһәрендә очрашты.

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев еш кына Татарстанны үрнәк итеп китерә һәм Россиянең алдынгы төбәкләрнең берсе булган республика тәҗрибәсен өйрәнергә чакыра. Бу турыда ул Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Ел саен үзара товар әйләнеше үсеше — бу, әлбәттә, яхшы, әмма 145 млн АКШ долларына ирешелгән дәрәҗә Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан төбәкләрендә булган мөмкинлекләрдән шактый ким әле», — диде Шәүкәт Мирзиёев.

Очрашуда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы икътисади хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Үзбәкстан базарында Татарстанның алдынгы компанияләренең киңәюе, шулай ук Татарстанга Үзбәкстан компанияләре продукциясен китерүне арттыру мәсьәләләре каралды.

«Безнең элемтәләрне үстерүгә бердәм дин һәм рухи-мәдәни багланышлар ярдәм итә. Мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим. Мәсәлән, Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан килгән 4 меңгә якын студент белем ала», — диде Рөстәм Миңнеханов.! Шулай ук бездә Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе эшли. «Анда Россиядә даими яшәүче 9 меңгә якын кеше исәпләнә, ә хезмәт мигрантлары белән бергә үзбәкләр саны 100 меңнән артып китә. Үз чиратыбызда, без Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтлебез», — диде Татарстан Президенты.

 

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/official/26-11-2019/zb-kstan-prezidenty-tatarstan-t-rib-sen-yr-nerg-kir-k-dip-sanyy-5696358

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев