Шəhри Чаллы

Үзебезнең Чаллы кызы бит ул

Эльмира Галимова бүген республикабызның иң талантлы, күренекле композиторларының берсе. Ул үзенең иҗатын Россия күләмендә генә түгел дөньяда таныткан шәхес. Эльмира симфоник әсәрләре белән дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулап килә. Әйтик, "Азия-Ауропа" халыкара музыка фестивалендә, ISCM дип аталган дөнья композиторлары бәйгесендә һ.б. аңа җиңүләр юлдаш булды. Эльмира Татарстан Республикасының Муса Җәлил...

- Эльмира син һәрвакыт хәрәкәттә, эше тыгыз кеше, LaPrimavera камера оркестры башкарма директоры, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, күркәм генә гаиләң бар. Иҗат итәргә, җитди музыка һәм эстрада җырлары язарга вакыт табасың. Әгәр дә син композитор булып китмәсәң, кем булыр идең? Бу турыда уйлаганың булдымы?

- Булды. Мин мәктәптә укыганда ук сәнгатьне ярата идем. Балалар театрында уйнадым. Журналистика белән кызыксындым, мәкаләләр яза идем. Ә җыр-музыкага бөтенләй мөкиббән булдым. Тугызынчы сыйныфта укыганда булачак һөнәремне күз алдыма китердем, мин музыкасыз яши алмый идем. Ул чагында инде үзем язган җырларым да шактый иде. Әгәр дә минем музыкага талантым булмаса мөгаен күп балалы ана булыр идем кебек. Миңа калса әни булу хатын-кызның тормыштагы төп роле. Бүген мин күпкырлы шәхес булуым белән бәхетле. Композитор булу белән бергә фәнни хезмәткәр, оештыручы вазыйфаларын башкаручы булу җиңел түгел әлбәттә. Мин көндез LaPrimavera оркестрының мөһим проблемалары, концертларны оештыру эшләрен башкарам. Кич белән өйгә кайткач кызым белән дәресләр әзерлибез, аннан каһвә эчеп алгач музыка язарга яки фәнни эш белән шөгелләнергә утырам. Берсен дә ташлыйсым килми.

- Ничек уйлыйсың, хәзерге заманда гади кеше тормышында музыка нинди урын алып тора?

- Бу, каядыр ашыккан тизлек заманында, кеше һәрвакыт киеренке хәлдә яши. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Күпләр бары тик музыка тыңлап кына тынычлык табалар, үзләренең күңелендәге бушлыкны тутыралар. Кайчакта кешеләр концерт залыннан чыккач җанына шифа алып күптән хәл ителмәгән сорауларына җавап табалар. Шуңа да мин үземне бәхетле итеп сизәм, чөнки музыка дөньясына китеп онытылам, иҗат итәм, ә бит бу бар кешегә дә бирелмәгән. Шуның өчен Аллаһыга рәхмәтем бик зур. Иҗат иткәндә проблемалар онытыла, мин үземне генә тыңлыйм.

- Эльмира, хәзерге заман яшьләре классик музыканы ничек кабул итә. Гомумән, яшь буын кызызыксынамы?

- Мин классик музыка яңгыраган залга һәркемне алып килергә мөмкин дигән карарда торам. Әгәр дә музыкаль әсәр югары профессионал дәрәҗәдә башкарылган икән кеше кабат бу концертны карарга киләчәк. Бүген тамашачыны бер музыка белән генә гаҗәпләндерермен димә. Шуңа күрә дә сәнгаттә синкретизм актуаль булып кала, бу театр, музыка һәм хореографиянең берләшеп башкарылуы, яңа төр алым. Әйе, кайчандыр музыканы элита ягъни дәрәҗәле кешеләр генә тыңлаганнар. Хәзер алай түгел, яшьләр төрле яклап үсәләр, кызыксынуларына чик-чама юк.

- Үзең классик музыкадан матур-матур җырлар иҗат итәсең. Аларда халкыбызның борынгыдан килгән аһәңнәре чагыла, синең җырларда миллилек чагыла. Татар эстрадасындагы бүген хәлне ничек бәялисең?

- Бүгенге татар эстрадасының ошамаган якларын күбрәк күрәм. Соңгы елларда үзем бу өлкәдә азрак иҗат иттем. Ялтыравык "ум-па-па" лардан китәргә вакыт. Милли колоритны саклап Ауропа музыкасы юнәлешендә эшләргә кирәктер.Моны эшли алырбызмы? Вакыт күрсәтер. Татар эстрадасы минем өчен иң авырткан урын. Без тормыш иптәшем Илнар Гәрәев белән дуэтлар җырлыйбыз, аерым концертлар бирәбез. Без аның белән кайчакта бу хакта бәхәскә дә кереп китәбез. Эстраданы чистартуны үз кулына Мәдәният минстрлыгы алырга тиеш, лицензия бирү тәртибен кертергә кирәк. Шул чагында иләктә компьютер тавышлы һәм таланты, моңы булмаган ялган җырчылар сөзелеп калачак.

- Эльмира музыканы тудыру өчен күп көч, илһам кирәк, син үзеңнең иҗат итү серләрен ачмассыңмы?

- Әйткәнемчә мин музыкага кечкенәдән гашыйк. Өч яшьтә әти-әнием миңа пианино, ноталы китапчык алып бирде. Пианиноның телләренә баскалап "Һәрвакыт булсын кояш" җырының көен уйный башладым. Аннан соң укыган һәрбер шигырне көйләп җырларга тырыша идем. Аннан инде музыка мәктәбендә укыдым. Шул чакта өйгә эш итеп җыр язарга бирделәр. Мин үземнең яраткан песием турында яздым. Укытучым гаҗәпләнде, аннан бәлкем әниең хакында язарсың, аны яратасыңдыр бит, диде. Мин яздым, ул җыр бик күңелләрне тетрәндергеч моңлы булып чыкты. Ә бит миңа 9 гына яшь иде. Мин көй язырга утырган саен, күңелемдә кемдер музыка уйнап әйтеп тора төсле. Бу хәзердә шулай. Музыканы компьютерда иҗат итәм, нота станын күрүгә эчемдә көй яңгырый башлый. Бу нигә шулай, аңлата алмыйм. Мин татар композиторы булуыма сөенеп бетә алмыйм. Шуңа да әсәрләремдә милли төсмер өстенлек итә. Халкымның тарихына, йола-традицияләренә мөрәҗәгать итәм. Республикабызны югары дәрәҗәдәге фестивльләрдә күрсәтүем белән горурланам.

- Үзегез иҗат иткән әсәрләр хакында да сөйләп китсәгез иде.

- 2010 елда Рөстәм Абязов белән симфоник концертта танышкан идем. Ул минем әсәрләремне тыңлап киңәшләрен бирде, төрле жанрларда язып, үз өстеңдә эшләргә кирәк диде. Шушы елны минем беренче авторлык концертым булды. LaPrimavera оркестры һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән хор белән "Изге Ядкәр" исемле ораториям куелды. Саксафон һәм камера оркестры өчен "Этно-фантазия" һәм дүрт бүлектән торган "Камерная симфония" әсәрләремне тамашачылар яратып кабул иттеләр. Икенче авторлык программам "Сөембикә канаты" арт-операсы булды. Бу музыкаль әсәр бөтен сәнгать дөньясын шаулатты, чөнки ул яңалык алып килде. Өченче концертымны Израиль композиторы Бениамин Йсыпов белән бергә оештырдык. Аның белән мин "Азия-Ауропа" фестивалендә танышкан идек. Инде менә Казанда 9 декабрьдә чираттагы концертым булачак. Аның программасы бай, барлык симфоник музыка сөючеләрне шунда чакырам. Безнең Чаллы шәһәрендә югары сәнгатне бәяли белүче кешеләр шактый, килегез.

- Чаллы дигәннән, туган шәһәреңдә еш буласыңмы?

- Әйе, минем монда әти-әнием туганнарым, дусларым яши. Мин Чаллыны яратам. Җай туры килгәндә кайтып торам. Биредә мин барлык мәшәкатләрдән арынып ял итәм, әниемә булышам.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Эльмира. Иҗат уңышлары сиңа! Без синең белән горурланып үзебезнең Чаллы кызы бит ул, дибез!

Әңгәмәдәш Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: