Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзебезнең Гөлназдан - яңа татар җыры

Р. Ваһапов фонды оештырган “Яңа татар җыры” бәйгесендә шәһәребезнең затлы кызы Гөлназ Закирова беренче урынны алды.

 

Композитор, автор-башкаручы, “Болгар” дәүләт бию театры солисты Гөлназ  Мирсияпова- Закированың уңышлары белән газета укучыларыбызны таныштырып барырга тырышабыз. Коронавируслы еллар аның өчен аеруча уңышлы булды. Төрле җыр бәйгеләрендә бер-бер артлы җиңеп, ул үзенең иҗатын яратучыларны сөендерә. Гөлназ “Шәһри Чаллы”ның тугры дусларының берсе дисәм дә, хата булмас. Шуңа күрә без аның һәр уңышын үзебезнеке кебек кабул итеп, шатланыбыз. Шәһәребезнең зыялы, талантлы кызы шушы көннәрдә редакциябездә кунакта булды. Аның белән сәнгать, татар теле турында сөйләштек. Әңгәмәбез, Р. Ваһапов фонды оештырган “Яңа татар җыры” бәйгесеннән башланып китте. Гөлназ анда беренче урын алды.

  • Гөлназ, “Яңа татар җыры”нда катнашау өчен ни өчен Роберт Миңнуллин шигырен сайларга булдыгыз? Бу җырның тарихы белән таныштырып кит әле.

  • Казандагы дусларым шундый бәйге була, катнаш дигәч тә Роберт абыйның “И, йөрәгем” шигырен сайладым. Аннары данлыклы җырчыбыз Илһам Вәлиев белән элемтәгә кердем. Планнарымны аңлаткач, ул да “бу шигырь минем дә күңел халәтемә туры килә”, - диде. Җырга көй бик тиз язылды, аны Илһам абый да беренче тыңлауга ук яратты. Аннары Марат Вәлиевтән аранжировка ясаттык һәм тәвәкәлләп жюрига тәкъдим иттек. Композитор Резидә Әхиярова, данлыклы җырчыларыбыз – Идрис Газиев, Венера Ганиева, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, шагыйрь Рәзил Вәлиевтән торган жюри җырыбызга югары бәя биргәч,  сөенечебез эчебезгә сыймады. Без җиңдек һәм 200 мең сум акчалата премия белән бүләкләндек. 

  • Ә нигә бу җырны Илһам Вәлиевкә бирдең?

  • Мин Илһам абый Вәлиевнең  җырлавын бик яратам. Ул - талантлы һәм тыйнак җырчы. Аның тавыш мөмкинлекләре дә зур, тавышының диапазоны бик киң, мелизматикасы да әйбәт. Ул – югары профессиональ дәрәҗәдәге артист. Җырыбызны киңәшеп, бергә иҗат иттек. Беренче нотасыннан ук Илһам абый аны ошатты. Аннары аны  бергәләп сәнгать дәрәҗәсенә җиткердек. “И йөрәгем”нән барыбыз да канәгать, ул тамашачылар күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз. 

  • Син кайчан җырлар яза башладың әле? Үзеңне әтиең-халкыбызның талантлы улы, композитор,  “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” Илгиз Закировның эшен дәвам итүче дип саныйсыңмы?

  • Мин 5-6 яшьтә әтинең синтезаторына утырып пьесалар яза идем инде. Әти-әни эштә булганлыктан, без күбрәк әби белән үстек. Икълимә әбием мине гел мактап, үсендереп торды. Ул минем беренче тамашачым булды. Аның хәер-фатихасы белән, әтием эзеннән – сәнгать юлыннан киттем. Мин балачактан татар җырына, сәнгатенә гашыйк булдым Аннары музыка көллиятендә укыдым. Укытучыларыма  рәхмәтем зур. Алар минем талантымны күреп, үстерделәр. Укытучым Елена Рассказова миңа Казаннан укытучы чакырып китерде. Төрле бәйгеләрдә дә катнаштым. Аннары консерваториядә укып, профессионал композитор булып, әтиемнең эшен дәвам итәм. Җырлар иҗат итеп, милләтебезне данлыйм, татар җыр сәнгатен үземнең җырларым белән тулыландырам.  

  • Бүгенге көндә ничә җырың бар, Гөлназ?

  • 50дән артык җырым бар. Аларны Татарстан һәм Башкортстан җырчылары  яратып башкара. Соңгы вакытларда республика театрларына җырлар һәм музыкаль әсәрләр  яздым. Тинчурин, “Әкият” курчак театрыннан да көй язуымны сорадылар. 

  • Илгиз абый бер әңгәмәсендә: “ Гөлназның җырлар язуы миңа ошый. Мин үзем аның киңәшләрен тыңлыйм”, - дигән иде. Ә әтиең сине тәнкыйтьлиме?

  • Безнең әти-әниебез балаларын бик яраталар. Шуңа күрә алар безне ачуланмыйлар да, тәнкыйтьләмиләр дә. Дөрес, мин әтиемне тыңлап, үз фикеремне әйтә алам. Җыр язу буенча ул үзе минем фикерләремне тыңлый. Ә менә җырлаганда кайвакыт “Бу җырның мелизмын дөрес алмадың”, - дияргә мөмкин.  

  • Син үзең генә түгел, талантлы укучың Эдуард та бәйгеләрдә җиңде бит әле.

  • Әйе, Эдуард Чернуцкий “Сандугач” халыкара бәйгесендә беренче урын алды. “Йолдызлык” фестивалендә дә җиңде. Ул - бик тырыш бала. Украин, инглиз, итальян, татар телләрендә җырлый. Татарча җырлаганда акцент булмасын өчен аның белән яртышар  ел татар телен өйрәнәбез. 

  • Гөлназ, өлкән җырчылар, композиторлар “Татар җыры, татар моңы милләтне саклап калды”, - диләр. Син бу фикер белән килешәсеңме?

  • Милләтне, татар телен саклап калуда  татар җырының роле зур дип саныйм. Миңа татарча белмәгән милләттәшләр дә, руслар да, дусларым да  теге яки бу җырымны ошатып, җырның сүзләрен өйрәнеп, җырлап йөриләр. Мин җырым аша милләтебезгә башка милләт вәкилләрендә һәм татарча белмәгән милләттәшләремдә кызыксыну уята алуым белән бәхетле. Әмма мин туган телдә мәхәббәт тәрбияләүдә гаиләнең роле беренче һәм алыштыргысыз дип саныйм. Өеңдә туган телдә сөйләшмәсәң,  баланы укытучы гына татарча сөйләтә алмый.

  • Улыгыз Илдар татарча сөйләшәме?

  • Аллага шөкер. Балалар бакчасына кадәр ул бер рус сүзе дә белми иде. 2,5 яшь тулгач, балалар бакчасында авыр булыр дип, үзем урысча өйрәтергә булдым. Берсендә “Улым, әйдә пошли в  другую комнату,” – дигән идем. “Пошламыйбыз”, - диде улым. Бакчага 2 атна йөргәч, үзеннән-үзе урысча сөйләшә башлады. Хәзер инглиз телен үзләштерәбез. Улым шигырь сөйләп, бәйгеләрдә җиңгән иде. Быел тәрбиячеләре җырлау сәләтен күреп, бәйгедә җырлаттылар. “Бәхет йолдызы”  бәйгесендә катнашып, балабыз җиңде. Ата-аналарга теләгем шул: балага телләр өйрәтүдән курыкмаска кирәк, чөнки ул күп телләр белгән саен акыллырак, уңышлырак була. 

  • Гөлназ, быел гаиләгез артачак. Сер булмаса, әйт әле кемне көтәсез?

  • Бу минем шәхси тормышым. Аллаһы боерса, җәйгә гаиләбез ишәячәк. Баланың кызмы, улмы булуы  мөһим түгел. Дүрт саны төгәл булып, гаиләбезгә шатлык өстәп тусын. 

  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә безне сөендереп яшәгез.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X