Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзенә тартып торды

Дөньякүләм танылу алган музыкант СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Мстислав Ростропович Илһам Шакировның «Кара урман» җырын ишетеп шакката, аны өенә кунакка чакыра

Татар җырының нинди булуын ил җитәкчеләре Н. Хрущев, А. Косыгин һ.б.лар И. Шакировтан ишетәләр. Китапларда, матбугат битләрендә кешеләр күңелен әсир иткән сихри моң иясе турында йөзләрчә язмалар басылып чыга.
Дамир Гарифуллин сүзләренә язылган «Чыгарсыңмы каршы алырга» җыры (Валерий Әхмәтшин көе) Илһам Шакиров башкаруында узган гасырның 70нче елларыннан татарның визит карточкасы булып йөри. Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табеев аны Япониядә ишетеп кайтуы турында да әйтә.
Илһам Шакиров исеме һәр татар кешесенең аңына, канына сеңгән. Әле миңа 10 яшь тә тулмаган чагымда, авылга бүген Илһам Шакиров килә, дигән сүзне ишеттем. Җәй көне иде бу. Күрше малае белән без, бөтен халыкка билгеле нинди кеше икән соң ул дип, аны күрергә урамга чыгып киттек. Озак көтәргә туры килмәде: клуб белән кибет арасындагы юлда бик ыспай киенгән бер абый безне туктатты. Исемнәрегез ничек, малайлар, диде ул. Без мулла кушкан исемнәребезне атадык: мин – Хәкимулла, миннән бер яшькә кечерәк дустым – Мирхафизан, дидек. «Карале, чын татар исемнәре, чын татар авылы икән бит бу», – дип гаҗәпләнү катыш соклануын белдерде ул. Ә мине беләсезме диюгә, ашыга-кабалана Илһам Шакиров исемен атадык та, бу яңалыкны әти-әниләргә җиткерергә дип өйләребезгә чаптык, ә җырчы безнең арттан карап калды. Әнә шулай авылдагы бала-чага да бу исемне Юрий Гагаринны белгән кебек белә иде.
1997 елның гыйнварында «Казан» шифаханәсендә Илһам Шакиров концерты булды. Анда җырчы Зөһрә Шәрифуллина белән баянчы Рөстәм Вәлиев тә катнашты. Шунда бервакыт безнең белән аралашып йөргән бер гади ял итүче сәхнәгә менде дә матур гына итеп халык җырларын баянга кушылып җырлый башлады, ахырда Илһам Шакиров белән дә бер җыр башкардылар. Ул Тукай районы, Яңа Бүләк авылыннан килгән мәшһүр җырчыбызның бертуган абыйсы Кыям Шакиров булып чыкты. Шуннан соң Кыям аганы ял итүчеләр, нишләп җырчы туганы булуыңны әйтми йөрдең дип, тинтерәтеп бетерделәр. Менә бит, бөек кешеләрнең туганнары да ничек тыйнак була икән!
Илһам Шакировның 75 яшенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең укучыларына бер матур гына конкурс игълан итте: кем иң кызыклы сорау юллый – шул мәшһүр җырчының юбилей концертына билет белән бүләкләнә! Газета мине җиңүче дип табып, шул хакта язып чыкты. Һәм мин – беркатлы ахмак, Азнакайдан Казанга чыгып киттем. Редактор урынбасары Габделбар ага Ризванов озак кына кеткелдәп көлде дә, 400 чакрым арадан кеше концертка килеп йөрмәс инде, диеп кенә биргән идек сиңа ул беренче урынны, үземә дә билет юк әле, диде. Миңа да кеткелдәп көлүдән башка чара калмады...
Инде 80 яшьлек юбилей концерты да истә калырлык булды. Ул көнне Г. Камал театрының зур залында Илһам Шакировны хөрмәтләсәләр, кече залда М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры спектакле иде. Концертка билет булмагач, мин спектакльгә алган идем. Залга кереп китәр алдыннан, үземнең райондашым Рөстәм Зәкуан килеп чыкмасынмы! Хәл-әхвәл белештек тә, тиз генә аңлаштык – аның кесәсендә хатыны белән икесенә чакыру билеты икән, ә Фәния ханым оныкларын карап өйдә калган. Шулай итеп мин шагыйрь белән бергә утырып концерт карау бәхетенә ирештем. Ни кызганыч, узган ел Рөстәм Зәкуан Тукай премиясе белән бүләкләнде һәм берничә айдан вакытсыз арабыздан китте.
Ә Илһам Шакиров турында бер җөмлә белән генә әйткәндә миндә шундый фикер калды: ул бөтен татар кешесен үзенә тартып торды.

 

 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай районы «Урсай авыл җирлеге» Советы депутаты, хезмәт ветераны, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, Россия журналистлар берлеге әгъзасы.
Рәсемдә: җырчылар Илһам Шакиров һәм Разыя Гайнуллина. Ташкент, 1993 ел, май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев