Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Жур­на­лист исе­мен­дә­ге пре­мия­

Рөс­тәм Җа­ма­ли­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге Мәс­кәү та­тар­ла­ры шта­бы та­тар мил­лә­тен та­ны­ту өчен күп­кыр­лы эш алып ба­ра: төр­ле оч­ра­шу­лар үт­кә­рә, та­тар га­зе­та­ла­рын та­ра­ту­га зур өлеш кер­тә, ки­тап­лар чы­га­ра...

Күп­тән тү­гел би­ре­дә жур­на­лист Ор­хан Дже­маль­не ис­кә ал­ды­лар. Те­ле­жур­на­лист 3 ел элек хез­мәт­тәш­лә­ре Ки­рилл Рад­чен­ко һәм Алек­сандр Рас­тор­гу­ев бе­лән Үзәк Аф­ри­ка­га ко­ман­ди­ров­ка ва­кы­тын­да һә­лак бул­ды.
Рөс­тәм Җа­ма­ли­ев әй­тү­ен­чә, оч­ра­шу­га жур­на­лист­ның га­и­лә­се, хез­мәт­тәш­лә­ре, аның бе­лән ара­лаш­кан ке­ше­ләр, төр­ки ха­лык­лар­ның мил­ли ав­то­но­мия җи­тәкч­лә­ре кил­гән.  Жур­на­лист тө­шер­гән ви­де­о­ре­пор­таж­лар­ны ка­ра­ган­нар, хә­ти­рә­лә­рен яңарт­кан­нар. Мө­сел­ман иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы вә­ки­ле Мө­хәм­мәд Сә­ла­хет­ди­нов Ор­хан­ның  га­дел­лек өчен кө­рәш­кә­нен, чын мө­сел­ман бу­ла­рак һәр­ва­кыт ке­ше­ләр­гә яр­дәм итүе ту­рын­да сөй­лә­де.
Мәс­кәү та­тар­ла­ры шта­бын­да жур­на­лист­лар­ның “Мил­ли Ка­ләм” клу­бы оеш­кан иде. Ки­чә­дә бу клуб­ка бер­та­выш­тан Ор­хан Дже­маль исе­ме би­рел­де.
Оч­ра­шу­да ка­ләм тиб­рә­тү­че яшь­ләр өчен Ор­хан Дже­маль исе­мен­дә­ге пре­мия бул­ды­ру ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­де. Мил­ли мәсь­ә­лә­ләр­не иң ос­та як­тыр­ту­чы­лар ай­лык сти­пен­дия кү­лә­мен­дә пре­мия ала­чак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия