Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов эшне нәрсәдән башлаячагын әйтте

Сине алкышлап каршы алган кебек алкышлап озатсалар - шәп булыр иде”, - диде ул.

Бүген Татарстан Журналистлары берлеге рәисе итеп сайланган Илшат Әминов алда торган яңа бурычларны билгеләп узды. ТР Журналистлары берлегенең XIX съезды Татарстан халыкларының Дуслык йортында узды.

Берлек белән 24 ел җитәкчелек иткән Римма Ратникова: “Илшат Әминовны актив катнашкан, күп чыгыш ясаган депутат, татар теле язмышы турында да ихлас сүзләр әйтүче, төбәк телевидениесе хокуклары өчен актив көрәшче буларак та беләбез”, - диде. “Бертавыштан ышаныч белдергәнегез өчен зур рәхмәт. Алкышлап каршы алган кебек алкышлап озатсалар - шәп булыр иде”, - диде яңа рәисе Илшат Әминов.

Аның фикеренчә, беренче чиратта, журналист кайсы гына юнәлештә эшләсә дә – басма матбугатмы ул, радио, телевидение, Интернет-ММЧ мы – профессионализм кирәк. “Замана үзгәрешләре артыннан өлгерү зарур. Үзгәрергә, үзгәрергә һәм тагы бер кат үзгәрергә – медиакиңлекнең төп тренды бүген шул”, - диде.

Журналист күп төрле һөнәрләргә ия булсын өчен, белем бирү мәсьәләсе өстенлекле торуын билгеләп узды. “Журналистлар берлеге президиумы КФУда журналистлар укытуга бюджет квоталар бүлеп бирү буенча федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш”, - диде.

Илшат Әминов региональ гәҗитләрне, телерадиокомпанияләрне саклап калу мөһимлегенә дә басым ясады. “Аналог телевидение бетерелүе дә зур бурычлар куя. Төбәк телекомпанияләрен саклап калу – төп бурычларның берсе. Татарстанда төбәк телекомпанияләренең перспективалары яхшы, моның белән шөгыльләнергә генә кирәк”, - диде.

Ул шулай ук журналистикага этик нормалар кертү бурычы торганын әйтте. Ялган мәгълүмат таратучы аноним чыганакларга тәнкыйть белдерде. "Мин анонимлыкка каршы түгел, мин аның кешене кимсетү өчен кулланышына каршы", - диде Әминов. Хезмәт хакын арттыру юнәлешендә бурычлар торганын әйтте. “Гонорарларны арттырырга кирәк. Ун ел бернинди арттыру булмады”, - диде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179483/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев