Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова яңа әсәренең герое кем икәнен әйтте

Язучы иҗаты һәм тормышы турында сөйләде.

Укучыларыбыз Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга дип даими кызыксыналар. Без Чаллыда яшәп иҗат итүче, халык мәхәббәтен яулаган Зифа Кадыйрова белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек. 

Зифа ханым укучылар белән очрашуларга йөрүен, Казанга «Әдәби марафон» чарасында катнашуын әйтте. 

– Раил Гатауллин: «Халыкның сезнең күрәсе килә, Зифа апа», – дип  гел чакыра. Гел барып булмый инде. Бу юлы бардым, – диде ул.  – Әкрен генә иҗат итәм: биш әсәр өстендә эшли башладым. Аның берсе гомере буе эчкән һәм аннары дин юлына кергән кеше язмышы турында. Кайчан язып бетерермен, әйтә алмыйм. Әсәрләремне кайта-кайта язам. 

Зифа Кадыйрова ял көннәрен бакчасында уздыра. 

«Мунча кереп, тәмле ризыклар ашап, сөйләшеп, ял итеп кайттык. Балаларым, оныкларым белән ял көннәрен шулай бергә уздырабыз. Бер-берсе белән аралашып, туганлыкларын белеп, дус булып үссеннәр», – ди ул. 

Бер-бер артлы ирен, әнисен югалтуы, бакча өе янып бетүе аның сәламәтлегенә зур зыян салган. Язучыны йөрәге еш борчый. Ул яңа елда операциягә әзерләүен әйтте. 

Зифа Кадыйрова белән әңгәмә монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Зифа Кадыйрова