Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова спектакле Казан тамашачысын шаккаттырган

Спектакльне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры куйган.

Г.Камал театрында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казан гастрольләрен популяр язучы Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» әсәре буенча куелган мелодрама белән башлап җибәрде. 

Спектакльне карарга Зифа Кадыйрова үзе дә барган. Тамашачылар гадәттәгечә спектакльне җылы кабул иткәннәр. Язучы тамашачылар арасында яшьләрнең күп булуына шатланган.

Тамашачылар арасында Татарстанның халык артистлары Гөлүсә Гайнетдинова белән Зөлфирә Зарипова да булган.

«Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» спектаклен тамшачылар бик яраттылар. Сәхнәгә чыккан һәр образдагы артистны сызгырып, аяк тибеп алкышладылар. Гафури исемендәге театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов кызыклы образлар уйлап тапкан. Рәхәтләнеп көлдек тә, еладык та. Спектакль бик шәп куелган. Артистлар да оста уйныйлар. Кул чаба-чаба арып беттек», – диделәр алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова Башдрамтеатр Г. Камал театры. ГулусаГайнутдинова Зөлфирә Зарипова