Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова – Чаллы театрының алтын приискасы

«Язмыш сынавы» театрның үзе эшләгән акчага чыгарылды, ‒ ди театр директоры Рашат Фәйзрахманов.

‒ Театрга тамашачылар «Нигә Зифа Кадыйрованы куймыйсыз?» дип халык мөрәҗәгать итә башладылар. Халык өч ел рәттән сорап йөрде. Минем мәрхүм хатыным Нина да Зифа белән дус иде. Ул да Зифа китапларын укып карарга киңәш итте».

Театр башта режиссер тапкан. Ул – Камал театры артисты Илдар Хәйруллин. Аннары берничә авторга инсценировка ясау тәкъдиме белән чыккан. Өч вариант инсценировка ясалган, әмма алар театрның сәнгать советын үтмәгән. Ркаил Зәйдулланың вариантын сәнгать советы яхшы дип тапкан һәм репетицияләр башланган.

«Язмыш сынавы» мелодрамасының премьера көне ‒ 2016 елның 4 марты. «Без аны 8 мартта хатын-кызларыбызга бүләк итеп күрсәттек. Чөнки әсәрдә хатын- кыз темасы ята. Спектакльнең репетицияләре башланып, премьера көне билгеләнүгә, билетлар сатылып бетте. Спектакль әле чыкмаган, ә кассада билетлар юк, бездән билет сорап шалтыраталар, «Үз кешеләрегезгә генә биреп бетергәнсез», дип гаепләүчеләр дә булды. Премьера белән Балык Бистәсенә гастрольләргә киттек. Билетлар афишасыз-рекламасыз да сатылып бетте», ‒ дип искә ала Рашат Фәйзрахманов моннан ике ел ярым элек булган вакыйгаларны.

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев