Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова әсәре – Башкорт дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә

Геройлар – ике хатын, алар ирләренең хыянәтен белгәнчегә кадәр бәхетле яшиләр...

Халыкның яраткан язучысы Зифа Кадыйрованың яңа китапларын гына түгел, әсәрләре буенча куелган спектакльләрне дә тамашачылар яратып карый. Тиздән, 26-27 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма һәм комедия театрында аның «Синсез килгән язлар» спектакленең премьерасы була. Әсәрне театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов сәхнәләштерде. Геройлар – ике хатын, алар ирләренең хыянәтен белгәнчегә кадәр бәхетле яшиләр, аннары инде яңача яшәргә өйрәнәләр. «Башкорт дәүләт драма һәм комедия театрында әсәрем буенча спектакльнең премьерасы майда була дигәч, операцияне да башка айга күчерүләрен сорадым. Бик күрәсем килә. Данлыклы театр геройларымны ничек күрсәтер икән. Анда уйный торган артистлар кунакка да килеп киткән иделәр. Тамашачы яратып карый торган спектакль булыр дип уйлыйм. – ди Зифа ханым. – Театр спектакльне «Яраларың белән яратырмын» романы белән дәвам итеп, диология итәргә җыена.»

Спектакль алдыннан Зифа Кадыйрова белән очрашу да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев