Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зилә Вәлиева: “Тел яшәгәндә, халыкның асылы, моңы кала”.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе телне саклап калуда һәркемнең үз өлеше булуын искәртте.

Зилә Вәлиева: Тел яшәгәндә, халыкның асылы, моңы кала.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе телне саклап калуда һәркемнең үз өлеше булуын искәртте.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, туган телне саклау өчен эшләнгән һәр эш мәгънәгә ия.

«Һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Дөньядагы алты мең телнең яртысы якын киләчәктә соңгы вәкилен югалтырга мөмкин. Шуңа күрә туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар,”- диде ул студентлар белән Мәдәният институтында узган әдәби-музыкаль кичә барышында.

Зилә Вәлиева фикеренчә, телне саклау фән һәм дәүләт бурычы гына түгел, һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

“Үзебезнең халыкка гына хас булган сүз бар — татар моңы. Ул татарның бөтен асылын аңлата. Тел яшәгәндә, халыкның асылы, моңы кала. Шуның өчен туган телне саклауда һәр кешенең үз өлеше бар, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев