Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зиләгә соңгы алкышлар...

Быел татар халкының милләт күгендә якты йолдыз булган кыз-улларын югалтудан кичергән кайгыларын әйтеп, язып кына бетерерлек түгел. Мәдәният-сәнгать, әдәбият өлкәсендә хезмәт итеп җаныбызны, рухыбызны сугарып торган шәхесләрнең якты дөньядан китүләренә күңел ышанмый. Узган атнада Чаллы танылган нәфис сүз һәм юмор остасы Зилә Шакирҗанова белән хушлашты. Аны Чаллы халкы гына түгел...

Быел татар халкының милләт күгендә якты йолдыз булган кыз-улларын югалтудан кичергән кайгыларын әйтеп, язып кына бетерерлек түгел. Мәдәният-сәнгать, әдәбият өлкәсендә хезмәт итеп җаныбызны, рухыбызны сугарып торган шәхесләрнең якты дөньядан китүләренә күңел ышанмый.

Узган атнада Чаллы танылган нәфис сүз һәм юмор остасы Зилә Шакирҗанова белән хушлашты. Аны Чаллы халкы гына түгел бөтен татар яшәгән төбәкләрдә дә беләләр иде. Зилә ачык күңелле, кешеләр белән тиз арада уртак тел таба белә торган артист иде. Аның шәһәребездә бергә эшләмәгән, концерт куймаган җырчысы калмагандыр. Урысчалап әйткәндә "палочка-выручалочка " иде ул. Тиз арада кайдадыр барып чыгыш ясарга кирәк икән, җырчылар Зиләгә шалтыраталар, ә ул кырык эшен кырык якка ташлап йөгреп килә.

Тумышы белән Мөслим районы кызы ул, Алабуга мәдәният- агарту училещесының хореография бүлеген тәамласа да биюче булып йөрергә теләми Зилә, аны юмор, нәфис сүз үзенә тарта. Аннан аның сәхнә теле бик яхшы куелган, сөйләме үзенә җәлеп итә, уен-көлкегә бай. Тамашачылар күңелендә ул "Биамать" булып кереп калгандыр, аның татар егетенә кияүгә чыккан украин кызы образын көлкеле итеп сурәтләве тормыштан алынган күренеш . Аннан "Кара тавык" юморескасында малай образы белән сәхнәгә чыгуын ничек онытасың? Зилә Шакирҗанова залдагы тамашачы белән бик тиз элемтәгә кереп китә иде, шунда ук үземәзәк сүз уйлап чыгарып көлдереп ала, боегып утырырга ирек бирми иде...

Без артистлары сәхнәдә генә күреп беләбез, аның гадәти тормышы хакында белмибез дә. Артистның да шәхси тормышы, проблемалары, кайгы-шатлыклары гади кешеләрнеке кебек үк. Зиләнең язмышы да борылмалы, киртәле булды. Аның белән сөйләшеп утырганда үзенең яшьлектәге хатасын искә төшереп үкенүен ачыктан-ачык әйтә иде ул. Тормышындагы болганчык вакытлар аның психикасына, холкына тәэсир итми калмагандыр. Соңгы вакытларда төшенкелеккә бирелә башлаган иде ул.

Зиләнең үзе теләп якты дөнья белән китүенә ышанасы да килми.Аңа нибарысы 47 генә яшь иде. Аны бергә эшләгән артистлар, шәһәребезнең мәдәният хезмәткәрләре, яраткан тамашачылары "Эврика" мәдәният үзәгеннән соңгы алкышлар белән озаттылар.

Урының җәннәттә булсын. Чаллыда үз эзеңне калдырып киттең, сине онытырга мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев