Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк шәһәр китапханәсендә Яр Чаллы шәһәренә багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды

Шушы көннәрдә Үзәк шәһәр китапханәсенең Кече картиналар галереясендә Чаллы шәһәренә багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә Яр Чаллы бүлекчәсе «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзаларының һәм әгъзалыкка дәгъва итүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде. 23 Чаллы рәссамы шәһәрнең яраткан һәм кадерле булган урыннарын сурәтләгән картиналарын күрсәтте.
Күргәзмәнең кураторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Тамга» рәссамнар иҗат төркеме җитәкчесе Хәмзә Шәрипов, экспозицияне тәкъдим итеп, сәламләү сүзен әйтте. Күргәзмәдә катнашучылар үз эшләре һәм яраткан шәһәр урыннары турында сөйләделәр.
Экспозиция 25 августка кадәр эшләячәк, керү бушлай.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә