Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөлфирә Шәйдуллина: «…комада ятканына буген 22 көн булды…»

Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсендә күңелсез хәл. Җырчының абыйсы комада. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итә.

«Хәерле кич.
Тормыш кызык әйбер икән ул. Соңгы елда бөтенләй өстен аска китереп бетерде. Әллә шаяра, әллә… Кыскасы без тагын больница юлларын таптыйбыз. Абыйның комада ятканына буген 22 көн булды(баш миеннән гематоманы алдылар). Хәле алга таба, Аллаһка шөкер! Бииик әкрен, әмма без төшенкелеккә бирелмибез! Аллаһ теләсә, бар да яхшы булыр! Буген дә мин Теләче үзәк больницасында булдым. Анда эшләүче хезмәткәрләргә баш иеп рәхмәтемне җиткерәм! Чиста, пөхтә, иң мөһиме үз эшегезне яратып эшләвегез күренеп тора! Фотода Теләче районы хастаханәсенең баш табибе Галиуллин Ирек Илгизович белән! Эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Рәхмәт сезгә!

Безгә көтәргә генә кала. Билгесезлек авыр. Бәлки сезнең арада кома белән «очрашкан» кешеләр бардыр. Озак булдымы? Тулысынча тернәкләнүчеләр бармы? Киңәшләрегезне бирегез әле. Директка язсагыз да була. Алдан рәхмәтемне җиткерәм!»- дип яза Зөлфирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев