Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Зөләйха күзләрен ача”ны башкортлар үзләре теләгәнчә үзгәрткәннәр

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча спектакль күрсәтте. Әсәрнең башкорт сәхнәсендә башкача төсмер алуы киң җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Башкортстан татарлары моны милләтебездән көлү, мыскыл итү дип бәяләде. Гафури театры әлеге тамаша белән гостролләргә чыгып китәргә җыена. Әммә алар "Зөләйха күзләрен ача"ны Казанга алып...

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча спектакль күрсәтте. Әсәрнең башкорт сәхнәсендә башкача төсмер алуы киң җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Башкортстан татарлары моны милләтебездән көлү, мыскыл итү дип бәяләде. Гафури театры әлеге тамаша белән гостролләргә чыгып китәргә җыена. Әммә алар "Зөләйха күзләрен ача"ны Казанга алып барырга куркалар икән. "Безне анда кыйнап җибәрмәсәләр ярый", диләр икән. Димәк, алар үзләре дә дөрес булмаган эш майтарганнарын аңлыйлар бугай. Әсәрнең авторы Яхина Уфада булып очрашулар үткәреп йөргән, театарга килгәндә ул үз әсәрен куйганда тулы ирек биргән: ничек телисез, шулай үзгәртегез, дип әйткән.

Театрда куелганчы Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре тикшерелеп тискәре бәя алган иде. ТИҮ әгъзалары әсәрне татардан көлү дип бәяләде. Аның тугандаш башкорт халкы театры тарафыннан сәхнәләштерелүенәүпкә белдерде. Татар җәмәгатьчелеге әлеге спектакль буенча да түгәрәк өстәл уздырырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев