Үзмәшгульлек турында 4 сорауга – 4 җавап
Үзмәшгульлек системасы халык арасына әле яңа гына кереп бара. Шуңа да үзмәшгульләр арасында сораулар да шактый туа.
Әгәр клиент килешүдән баш тартып, акчаны кире кайтарырга сораса, үзмәшгуль нишләргә тиеш?
Клиент килешүдән баш тарткан очракта, акчаны кире кайтарып бирү генә җитми, чөнки клиентка чек бирелә. Үзмәшгуль акчасын югалтмас өчен, чекны гамәлдән чыгару кирәк. Алай итмәгәндә, салым түлисе була. Чекны «Минем салым» кушымтасы ярдәмендә юкка чыгарырга мөмкин. Моның өчен кушымтада кирәкле чекны билгеләү һәм сәбәбен күрсәтү дә җитә.
Үзмәшгульләр ни рәвешле эш стажын туплый ала?
Үзмәшгульләрнең эш стажы барсын өчен, алар Пенсия фондына кертемнәр ясарга тиеш. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле кертемнәр хакында гариза язарга кирәк булачак.
Бурычы булган кеше үзмәшгуль булып теркәлә аламы?
Бурычлары булган кеше дә үзмәшгуль булып теркәлә ала. Бу уңайдан бернинди дә чикләүләр юк. Әмма бер тапкыр теркәлеп, аннан бу системадан чыксаң һәм кире үзмәшгульлеккә кайтырга уйласаң, ул чагында һөнәри керемнәргә түләнелмәгән салымнар, штрафлар булмавы шарт.
Үзмәшгуль булып теркәлгән очракта, инвалидлар, пенсионерлар ташламаларын югалтамы?
Юк, үзмәшгуль булып теркәлгән инвалидлар һәм пенсионерларның барлык ташламалары да саклана. Элеккеге кебек үк ташламалы дарулар алырга, тернәкләндерү курсларына йөрергә һәм башка ташламалардан файдаланырга мөмкин.
Үзмәшгульлек дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмгә һәм инвалидларның, пенсионерларның статусларына тәэсир ясамый.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/zmshgullek-turynda-4-sorauga-4-avap
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев