Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөләйха Минһаҗева балалары алдында гафу үтенде

Тиктормас шәхес, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева «Йолдызлы мизгел» видеопроектында кунакта булды.

Туры эфирда барган җылы әңгәмәгә тамашачылар да кушылды. Алар Зөләйха ханымга сораулар бирде. Сез беренче чиратта шагыйрәме, хатынмы, әниме яки җәмәгать эшлеклесеме дигән сорауга җавап биргәндә Зөләйха апаның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. 

"Мин әле тарихка кереп калырдай бернәрсә дә эшләмәдем. Яхшы хатын да була алмадым кебек, хуҗабикә дә... Балаларыма да яхшы әни була алмадым бугай. Алар алдында мин гафу үтенәм", - диде шагыйрә. 

Зөләйха ханым тормыш иптәше Якуп әфәнде белән бер кыз, бер малай үстерделәр. Кызлары ПРЗ заводы клубында бик күп еллар режиссер булып эшли. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Улым шулай ук заводта хезмәт куя. Инженер - проектировщик. Күптән түгел өйләнде. 

Зөләйха Минһаҗеваның тагын бер үкенече бар. Тулы әңгәмне "Шәһри Чаллы"ның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев