Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зоопаркта мәхәббәтен тапкан

Чаллыда Кама елгасында бер балыкчы канаты җәрәхәтләнгән аккошны табып, аны өенә алып кайткан. Ярасының бик җитди булуын аңлап, аны "Тулпар" ат-спорт мәктәбе каршындагы зоопарк ветеринарына алып килгән.

Ветеринар табиб җәрәхәтне караганнан соң, аккошны кемдер тотарга тырышкан яки инде аңа травматик коралдан аткан, дип фаразлаган. Кошка беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. Мөгаен, аның бер канатына ампутация янаячак. Зоопаркта аккошка Рикки дигән кушамат такканнар. Аның янына Роза исемле икенче бер аккош та ияләшкән, аны да элегрәк яралы килеш тапкан булганнар. Зоопарк хезмәткәрләре киләчәктә аккошлар парлашыр дип өметләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев