Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәйдә – “Тәртип” радиосы

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Зәй-информ” филиалы 88,0 FM ешлыгында татарча радиога старт бирде.

Зәйдә бүгеннән “Тәртип” радиосы эшли башлады.  
“Тәртип” – уникаль контенты булган радио, ул татар милли мәдәниятен саклап калу, аны үстерү, башка милләт вәкилләре арасында танытуга юнәлтелгән. Радионың төп бурычы – үткәннәрне саклап калу һәм хәзерге заман белән элемтәләрне ныгыту. Эфирда тәүлек дәвамында ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук заманча сыйфатлы музыка яңгырый. “Тәртип” радиосы үзенең тапшыруларында әхлакый, тәрбияви, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, үткәннәр, булачак һәм хәзерге татар халкы – программаларның төп сюжеты, төп темалары.   
Зәйдә эшли башлаган “Тәртип” радиосы җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлауларга бай булачак. “Тәртип” радиосы – 88.0FM ешлыгында!      

 

Фото: i3vestno.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радиосвязь

2
X