Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акчалары арта. Кемнеке?

Гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка артты. Бу үзгәреш, Чаллыдан тыш, Тукай районында яшәүче 8 меңнән артык кешегә кагыла дип яза «Якты юк» газетасы. Индексация ясалгач, түләүләрнең иминият өлеше аена 4 982, 9 сумны тәшкил итәчәк, пенсия баллы 78,58 сумнан 81,49 сумга җитәчәк. Монан тыш, 1 апрельдән эшләүче...

Гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка артты. Бу үзгәреш, Чаллыдан тыш, Тукай районында яшәүче 8 меңнән артык кешегә кагыла дип яза «Якты юк» газетасы.
Индексация ясалгач, түләүләрнең иминият өлеше аена 4 982, 9 сумны тәшкил итәчәк, пенсия баллы 78,58 сумнан 81,49 сумга җитәчәк.
Монан тыш, 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр, 4,1 процентка артачак. Нәтиҗәдә уртача социаль пенсия күләме 8 092 сумны тәшкил итәчәк. Август аенда 2017 елны эшләгән пенсионерларның пенсияләре яңадан хисапланачак.
1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре чамача 3,2 процентка индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев