Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алданмагыз

Быел Татарстанда Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтелә. Кызганыч, әлеге зур бәйрәмгә әзерлек чорында мошенниклар да тик ятмый. Алар Җиңү бәйрәме белән бәйле берсеннән-берсе "матуррак" сәбәпләр табып, хөрмәтле ветераннарның акчаларын, бүләкләрен кулга төшерергә тели һәм төрле субсидияләр, өстәмә түләүләр, көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итәбез дип ветеранның фатирына үтеп керәләр. 31...

Быел Татарстанда Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтелә. Кызганыч, әлеге зур бәйрәмгә әзерлек чорында мошенниклар да тик ятмый. Алар Җиңү бәйрәме белән бәйле берсеннән-берсе "матуррак" сәбәпләр табып, хөрмәтле ветераннарның акчаларын, бүләкләрен кулга төшерергә тели һәм төрле субсидияләр, өстәмә түләүләр, көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итәбез дип ветеранның фатирына үтеп керәләр.

31 мартта 3/01 йортында шушыңа охшаш вакыйга була. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшебезнең фатирына 25-30 яшь тирәсендәге ир-ат ишек кага. Ул үзен ветераннар оешмасы хезмәткәре дип таныштыра. Ташламалы шартларда сәламәтлекне ныгыту өчен заманча медицина җиһазы алып килгәнлеген хәбәр итә. Ветеран җинаятьчегә ышанып акчасын чыгара, тик яңадан фикереннән кире кайта.

Карак исә пенсионерның акчасын кайда икәнлеген ачыклый һәм фатир хуҗасының игътибарын башкага юнәлтеп, төргәкне алып юкка чыга. Шул рәвешле ветеран зур күләмдә акчасыннан колак кага.

Әлеге очракларны булдырмас өчен, полиция хезмәткәрләре халыкны сак һәм бик тә игътибарлы булырга чакыра. "Яшьләр исә әти-әниләренә, әби-бабайларына, балаларына мошенниклык очраклары турында ешрак сөйләргә, махсус аңлату эшләре алып барырга тиеш. Үзен исем-фамилиясен әйтеп таныштырса да чит кешегә ишек ачмаска, акчаны берничә төргәккә бүлеп төрле урында сакларга кирәк. Бу турыда мәгълүмат никадәр күбрәк булса, мошенниклар тозагына эләгү мөмкинлеге дә кими", - ди Чаллы эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев