Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Барысын да тикшерергә!

Чаллы уку йортларында барлык студентларның да флюорография үткәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә! Шәһәр хакиме наил Мәһдиев бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Барыевка шундый таләп куйды. Баксаң, калабызның уку йортларында 5 студентның туберкулез белән чирләве ачыкланган. Өстәвенә флюорография үтү турында ялган белешмәләр алып килүчеләр дә булган. "Бу бер кысаларга...

Чаллы уку йортларында барлык студентларның да флюорография үткәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә! Шәһәр хакиме наил Мәһдиев бүген хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Барыевка шундый таләп куйды. Баксаң, калабызның уку йортларында 5 студентның туберкулез белән чирләве ачыкланган. Өстәвенә флюорография үтү турында ялган белешмәләр алып килүчеләр дә булган. "Бу бер кысаларга да сыймый. Тикешеренү үтми торып беркемне дә эшкә дә, укырга да алырга ярамый. Ашыгыч рәвештә тәртип урнаштырырга кирәк. Билгеләнгән регламентны үтәмәүчеләр исә дисциплинар җаваплылыкка тартылачак", - дип искәртте шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев