Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бе­рен­че се­зо­ны ук җи­ңү ки­тер­де

Гө­ли­нә “Тан­та­на” пре­ми­я­се ак­ча­сы­на ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы алу өчен укыр­га хы­ял­ла­на. Мон­нан тыш, ул җәм­гы­ять­нең һәр өл­кә­сен­дә үзен сы­нап ка­рап, уңыш­ка ире­шер­гә ом­ты­ла. Аның тү­бә­тәй, кал­фак чи­гә­се ки­лә...

Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры ак­три­са­сы Гө­ли­нә Мин­һа­җе­ва­ның бе­рен­че те­ат­раль се­зо­ны ук уңыш­лы тә­мам­лан­ды. Ул дра­ма­тург Бу­лат Сә­ла­хов­ның “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” спек­так­лен­дә­ге Ил­сө­яр ро­ле өчен “Тан­та­на – 2018” те­атр пре­ми­я­се бәй­ге­сен­дә “Де­бют” но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ды.

Әни­ем ми­не зур сәх­нә­дә кү­рер­гә хы­ял­ла­на иде. “Тан­та­на”­да җи­ңү­ем бе­лән мин аның хы­я­лын тор­мыш­ка ашыр­дым. Ка­мал те­ат­ры сәх­нә­сен­дә мәр­тә­бә­ле пре­мия ал­дым. Үзем­не те­ле­ви­зор­дан күр­сәт­те­ләр. Мин мон­дый уңыш­ны көт­мә­гән дә идем. Әле­ге мәр­тә­бә­ле бәй­ге­нең но­ми­нан­ты бу­лу үзе үк зур уңыш иде ин­де. Иҗа­тым­ны юга­ры бә­я­ләп, зур бү­ләк бир­гән­нә­ре өчен рәх­мә­тем чик­сез. Мин пре­мия ал­ган­да нин­ди хис­ләр ки­чер­гә­нем­не сүз­ләр бе­лән аң­ла­та да ал­мыйм. Бу шат­лык та, го­рур­лык та иде”, – ди Гө­ли­нә үзе­нең тә­э­сир­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып.

Яшь ар­тист­ка­ның уңы­шы­на те­атр­да­гы хез­мәт­тәш­лә­ре дә сө­е­нә. “Гө­ли­нә те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лап без­гә эш­кә кил­де. Аңа шул ук ел­ны баш роль бир­де­ләр. Ул аңа “Тан­та­на”­да җи­ңү ки­тер­де. Дө­рес­рә­ге, Гө­ли­нә үзе ты­рыш­лы­гы һәм та­лан­ты бе­лән ре­жис­сер Ил­сур Ка­зак­ба­ев бе­лән бер­лек­тә шәп об­раз ту­ды­рып, уңыш­ка иреш­те”, – ди Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Бу­лат Сә­лә­хов.

Гө­ли­нә Мин­һа­җе­ва­ның те­атр юлын сай­ла­вы оч­рак­лы бул­ган ди­сәм дә ял­гыш бул­мас­тыр. Ту­кай ра­йо­ны­ның Ис­ке Аб­дул авы­лын­да ту­ып-үс­кән кыз кеч­ке­нә­дән җыр­чы бу­лыр­га хы­ял­ла­н­ган. Әни­се Тән­зи­лә ха­ным да аны сәх­нә­дә кү­рер­гә те­лә­гән. Шу­ңа кү­рә дә ту­гы­зын­чы сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган­нан соң ул Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сы­на юл тот­кан. Тик ул ва­кыт­лар­да би­ре­дә җыр­чы­лар­ны дүрт ел­га бер ге­нә тап­кыр әзер­лә­гән­нәр. Сәх­нә­гә мә­хәб­бәт аны дра­ма ар­тис­ты һө­нә­рен юл­даш итәр­гә әй­дә­гән. Кыз до­ку­мент­ла­рын тап­шы­рып, учи­ли­ще­да кал­ган. Аны сәх­нә ос­та­лы­гы­на Тин­чу­рин те­ат­ры ар­тис­ты Тәс­ли­мә Фәй­зул­ли­на, сәх­нә те­ле­нә Ин­саф Аб­дул­ла өй­рәт­кән. Во­кал сер­лә­ре­нә Зөл­фи­рә Фәс­са­хо­ва тө­шендер­гән. Иҗат дәр­те бе­лән су­га­рыл­ган шау-шу­лы сту­дент ел­ла­ры си­зел­ми дә үтеп кит­кән.

Те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган ел­ны Гө­ли­нә­ләр кур­сы­ның дип­лом спек­такль­лә­рен, кон­церт­ла­рын рес­пуб­ли­ка те­атр­ла­ры ре­жис­сер­ла­ры ки­леп ка­рый. Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры­ның баш ре­жис­се­ры, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се Фа­ил Иб­ра­һи­мов Гө­ли­нә­ләр кур­сы­ның кон­цер­тын ка­ра­ган­нан соң, Ту­кай ра­йо­ны кы­зын үз­лә­ре­нә эш­кә ча­кыр­ган. Дус­ла­ры, ту­ган­на­ры Чал­лы­да, ту­ган авы­лы, әти-әни­се якын­да гы­на бул­ган­лык­тан, кыз Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры­на бик те­ләп эш­кә ур­наш­кан.

Фа­ил Мир­за улы аны ча­кы­рып ял­гыш­ма­ган. Чи­бәр, ты­рыш, мак­сат­чан ак­трис­а­га ре­жис­сер­лар да, те­атр җи­тәк­че­лә­ре дә зур өмет­ләр баг­ла­ган. Бе­рен­че се­зон­да ук аңа төп роль­не бир­гән­нәр. Баш­корт­стан­ның Мә­җит Га­фу­ри исе­мен­дә­ге те­ат­ры ре­жис­се­ры Ил­сур Ка­зак­ба­ев “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” спек­так­лен­дә аңа Ил­сө­яр ро­лен бир­гән. “Ре­жис­сер бе­лән ур­так тел­не тиз тап­тык. Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Гө­лү­сә Гай­нет­ди­но­ва, ар­тист­лар Ли­лия Мин­һа­җе­ва бе­лән Ра­зил Фәх­рет­ди­нов­лар һәр­да­им бу­лыш­ты­лар. Алар­га рәх­мә­тем зур. Бу спек­таль­не сәх­нә­гә чы­га­ру өчен күп көч са­рыф ител­де. Әм­ма ул ре­пе­ти­ция ва­кыт­ла­рын хә­зер дә са­гы­нам. Зат­лы спек­такль бар­лык­ка кил­де. Ми­нем ро­лем дә уңыш­лы ки­леп чык­ты. “Тан­та­на”­да җи­ңү­ем ту­рын­да ре­жис­сер­га хә­бәр ит­кәч, ул: “Син мо­ңа ла­ек”, – ди­де. Бу да ми­нем хез­мә­те­мә юга­ры бәя”, ди Гө­ли­нә шат­ла­нып.

Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­рын­да­гы 7 ай­лык хез­мә­те нә­ти­җә­ле бул­ды кыз­ның. “Яшь бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан шун­дый кат­лау­лы роль­не ос­та һәм тет­рән­де­рер­лек итеп уй­на­ды. Без аның чы­гы­шын го­рур­ла­нып ка­ра­дык. Ре­жис­сер аңа бу роль­не дө­рес бир­гән. Та­ма­ша­чы­лар­ның кү­ңе­лен ай­ка­ды бит ул. Ил­сө­яр ро­ле аны сәх­нә­дә бә­хет­ле ит­те. Ки­лә­чәк­тә та­гын шун­дый ма­тур роль­лә­ре бе­лән без­не сө­ен­дер­сен иде ул”,- ди ла­ек­лы ял­да­гы укы­ту­чы Гү­зәл Фа­тый­хо­ва.

Гү­зәл ха­ным­ның те­ләк­лә­ре Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең амин ди­гән ва­кы­ты­на ту­ры кил­де. Фа­ил Иб­ра­һи­мов Ту­фан Миң­нул­лин­ның “Ху­шы­гыз” әсә­ре бу­ен­ча ку­ел­ган “Бер мә­хәб­бәт та­ри­хы”н­да аңа Ми­лә­ү­шә­нең яшь ва­кы­тын тәкъ­дим ит­те. Яшь ар­тист­ка­ның икен­че ро­лен дә та­ма­ша­чы­лар бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр.

...Гө­ли­нә “Тан­та­на” пре­ми­я­се ак­ча­сы­на ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы алу өчен укыр­га хы­ял­ла­на. Мон­нан тыш, ул җәм­гы­ять­нең һәр өл­кә­сен­дә үзен сы­нап ка­рап, уңыш­ка ире­шер­гә ом­ты­ла. Аның тү­бә­тәй, кал­фак чи­гә­се ки­лә... Ә та­ма­ша­чы­ла­ры аңар­дан яңа роль­ләр кө­тә. Сүз уңа­ен­нан, 5 ел дус­ла­шып йөр­гән еге­те Гө­ли­нә­нең ар­тист бу­лу­ын өнәп бе­тер­мә­сә дә, “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” спек­так­лен яра­тып ка­рап, юга­ры бәя бир­гән. Ирек­сез­дән “Әгәр ки­я­ү­гә чык­кач, ирең: “Йә мин, йә те­атр” ди­сә, кай­сы­сын сай­лый­сың” ди­гән со­рау бир­дем. Ул: “Те­атр­дан ае­ры­лу ми­нем өчен авыр бул­са да, ми­нем өчен га­и­лә бе­рен­че урын­да бу­ла­чак”,- дип җа­вап бир­де.

Гө­ли­нә яшь бул­са да, акыл­лы, са­быр. “Тор­мыш кат­лау­лы. Шу­ңа кү­рә бар нәр­сә­не дө­рес итеп үл­чи бе­лер­гә ки­рәк”, ди ул. Хак сүз­ләр. Мил­лә­те­без­нең акыл­лы, та­лант­лы кы­зы сәх­нә­дә дә, шәх­си тор­мы­шын­да да бә­хет­ле бул­сын. Аның тор­мы­шын­да җи­ңү тан­та­на­ла­ры да­и­ми ка­бат­ла­нып тор­сын иде.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр

2
X