Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без Тукайлы халык

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне көне буе яңгыр яуса да, шәһәребезнең Г.Тукай һәйкәле янына шактый күп кеше җыелган иде. Тукай аларга карап тора, аның рухы һәрвакыт безнең белән. Тукай юлы – безнең рухи кыйблабыз, телебезнең, иманыбызның, халкыбызның киләчәге! Биредә чыгыш ясаган һәр кеше моны тагын бер кат ассызыклады.

“Тукайга чәчәкләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция радио аша бөек шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән башланып китте. Укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр, язучылар, иҗат әһелләре, теләге булган һәр кеше Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Рәсми чара “Тәфтиләү” җыры белән башланып китте. Шигърият бәйрәмен курайчы Рөстәм Фәттәхов һәм Чаллы татар дәүләт драма театры  артистлары Фәнис Сәхәбетдинов белән Рафил Сәгъдуллин ачып җибәрде.  Бирегә  килүчеләрне шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова шигърият бәйрәме белән котлады. Шәһәребездә яшәүче иҗат әһелләренең активлыгын күтәрү максатыннан, ел саен бәйге үткәрелә. Аларга акчалата премияләр тапшырыла. Быел да әлеге бәйгедә катнашучылар күп булган. Тукаебыз туган көндә әлеге мәртәбәле бүләк белән  “Әдәбият” номинациясендә  – Ольга  Кузмичева-Дробышевская; “Музыка һәм башкару сәнгате” номинациясендә – композитор, җырчы Рубис  Зарипов; “Рәсем сәнгате” номинациясендә Сәгыйдә Сираҗиева, “Театр сәнгате” номинациясендә “Яратылмый калган ярлар” спектакле өчен Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы бүләкләнде.

Шагыйрьләр сәхнә түрендә Чаллы халкына үзләренең яңа гына табадан төшкән шигырьләрен ишеттерде. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр исә матур итеп Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм гадәттәгечә, бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны “Замана” вокаль ансамбле белән берлектә  бәйрәмгә килгән шигьрият сөючеләр башкарды.  

Туган телебезгә куркыныч янаганда милләттәшләребез Тукай тирәсендә берләшеп, татарның бөек милләт икәнлеген янә бер кат раслады. Киләчәктә тә шулай бердәм булып телебез һәм мәдәниятебез сагында торыйк!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев