Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгы билгеләп үтелә

Яр Чаллыда шагыйрьнең туган көнен бәйрәм итү уңаеннан шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучыларның чыгышлары була. Чара барышында тамашачылар авторларның иҗатлары белән танышачак һәм балачактан күңелләренә сеңгән яраткан шигырьләрен ишетәчәк.

26 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге скверда 12:00 дән 14:30 сәгатькә кадәр шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Тукаебыз иҗатын яратучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Чаллы язучылары белән якыннанрак таныштырачак, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның китапларыннан күргәзмә тәкъдим итәчәк, шулай ук шагыйрьнең иҗаты буенча әдәби уен-викторина үткәрәчәк.

Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше 15:00 сәгатьтә башлана.

Рәсми чараны Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин башкаруында «Тәфтиләү» җыры ачып җибәрә. Курайчы Рөстәм Фәттахов, Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Фәнис Сәхабетдинов, Рафил Сәгъдуллин чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәр.

Чараның тантаналы өлешендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге традицион шәһәр конкурсында җиңүчеләрне түбәндәге дүрт номинация буенча бүләкләү булачак:

- «Әдәбият»;

- «Рәсем сәнгате»;

- «Театраль сәнгать»;

- «Музыкаль һәм башкару сәнгате».

Яр Чаллыда шагыйрьнең туган көнен бәйрәм итү уңаеннан шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучыларның чыгышлары була. Чара барышында тамашачылар авторларның иҗатлары белән танышачак һәм яраткан шигырьләрен ишетәчәк.

Шигырь бәйрәме һәр елдагыча, бергәләп «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланачак. Килгән кунаклар аны «Замана» вокаль ансамбленә кушылып башкарачак. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр куелачак.

Чараны Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе, «Энергетик» мәдәният сарае, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев