Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллыда эшлә!» акциясе дәвам итә

Булачак электромонтерлар һәм төзүчеләр эре панельле йортлар төзү заводында булдылар, дип яза Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

Экскурсия техника куркынычсызлыгы буенча инструктаждан башланды. Студентлар каска киеп һәм ике төркемгә бүленеп, энергия җиһазлары ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү цехы башлыгы Дамир Галиуллин һәм баш энергетик урынбасары Айрат Фәррахов җитәкчелегендә җитештерү цехына юл алдылар.

Завод белгечләре кунакларны «Домкор Индустрия»дә тимер-бетон эшләнмәләре җитештерүнең барлык производство циклы белән таныштырдылар, аларга заводның импорт җиһазларын күрсәттеләр, үз эшләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм осталык серләре белән уртаклаштылар.

Балалар материалны яхшырак үзләштерсен өчен, завод буенча экскурсия викторина белән тәмамланды. Контроль сорауларга дөрес җавап бирүче Раил Минмөхәммәтов һәм Андрей Ронжин ДОМКОР дан телефон өчен портатив универсаль җайланмалар белән бүләкләнделәр. Калганнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

4 көн эчендә «Домкор Индустрия»дә төзелеш көллиятеннән 98 студент экскурсиядә булды.

 

http://maydan.tatar/challyda-eshle-akciyase-devam-ite/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев