Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар куркыныч уен белән мавыга

Соңгы вакытларда Чаллы яшүсмерләре куркыныч уен белән мавыга башлаганнар. Алар яшьтәшләренә үзләренең кыюлыкларын раслау өчен хәтта тормышларын куркыныч астына куярга да әзер икән.

Сүз зур тизлектә баручы машина алдыннан йөгереп үтү турында бара. Машина якынрак булган саен яхшырак. Әлеге "мода" бер егетнең поезд алдыннан йөгереп чыгуыннан соң барлыкка килгән. Ул үзенең "батырлыгын" видеога төшереп интернетка куйган. Бәхетенә үзенә зыян килмәгән.

Чаллы юл хәрәкәте автоинспекциясенең пропаганда бүлеге башлыгы Лилия Пожарская бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде:

Әлеге куркыныч уенны яшьләр "Йөгер яисә үл" дип атап йөртә. Ул тормышны куркыныч астына куюны пропагандалый. Әти-әниләр балаларының интернеттан нинди мәгълүмат алуларына игътибарлы булсыннар иде. Алар нинди сайтлар, нинди төркемнәр белән мавыгалар - барысын да белеп тору зарур. Компьютерларга яшүсмерләрне зарарлы мәгълүматлардан саклый торган фильтрлар куярга да кирәк. Балалар белән эчкерсез, ихлас әңгәмәләр алып бару, мондый мавыгуның зарары турында сөйләү мөһим.

Машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булу шарт. Юл чатларында, җәяүлеләр юлында балаларны күрсәгез, сак булыгыз. Аеруча ишек аллары игътибар таләп итә.

Гомумән, юллар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. 2016 елда Чаллыда 690 юл-тарнспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 9 кеше үлгән, 848е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 126 һәлакәт булган. Аларда 133 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елда юл кагыйдәләрен бозган 574 машина йөртүче тоткарланган. 1918 кешенең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев