Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар эш урынына велосипед белән барачак

"Эшкә велосипедта" акциясе көндәлек эшләргә велосипедта бару җиңел һәм уңайлы булуын күрсәтү максатыннан оештырыла.

Чаллылыларны акциягә кушылырга һәм бер көнгә шәхси транспорттан баш тартып, эшкә һәм башка кирәкле урыннарга велосипедта килергә чакыралар.  Акция 18 майда уза.

Былтыр әлеге чара Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән катнашучыларны үзенә туплады. Акциядән Дәүләт Думасы депутатлары, профильле министрлык хезмәткәрләре, төрле төбәк һәм шәһәр җитәкчеләре дә читтә калмады.  Дәүләт структураларыннан тыш,  2017 елда акциягә  1 млн.артык хезмәткәре булган 200 дән артык компанияләр дә кушылды.

"Эшкә велосипедта" акциясе сәламәтлеккә, кешенең тәртибенә йогынты ясый, шәһәр экологиясен яхшыртуга өлеш кертә. 

 

http://nabchelny.ru/news/31233

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев