Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Давыл нәтиҗәсендә Мәскәүдә ике кеше һәлак була

Кичә Мәскәүдә һава торышы нәкъ синоптиклар фаразлаганча көндез сәгать 4тән соң бозыла, югары тизлектә җил исә, яңгыр ява коя башлый, аерым районнарда яшен яшьни.

Йөзләрчә агачлар ауган, башкала хезмәтләре давыл нәтиҗәсендәге җимерекләрне тазарта эшләре алып бара. 

Яңа урамыннан мәктәптән кайтып барган укучы өстенә чүп савыты төшә, дәваханә реанимациясендә кыз бала якты дөнья белән хушлаша. 

Подмосковьеда да давыл фаҗигасез үтмәгән. Мытищи районында өстенә төзелеш вагончигы төшеп, бер ир үлгән. 

Башгидромет мәгълүматлары буенча, якшәмбе һәм дүшәмбе төнендә республикада көньяк юнәлешендәге тизлеге метрына 22-25 секундтагы көчле җил исүе көтелә. Нәкъ менә әле тышта ихатада берни эшләп булмый. Җил очыра гына. Каралты-кураларның түбә калайларын урыны-урыны белән кубарып алып ташлый. 

Коткаручылар көчле җилдә шундый киңәшләр бирә:

-         Торак йортларда электр челтәрләре, ягулык мичләре торышын тикшерергә;

-         Көчле җилдә электр линияләре астында тору тыела;

-         Янгынга каршы инвентарьнең, телефон элемтәсе 

төзек булуын тикшерергә; 

Фатирларда балкон һәм тәрәзә төпләреннән бар нәрсәне дә алып, тәрәзә һәм ишекләрне ябып куярга кирәк. 

Давыл сез урамда чакта башланса, электр линияләре, реклама щитлары, агачлардан ерак торыгыз. Якындагы берәр бинада яшеренергә тырышыгыз. Балаларны үзләрен генә тышка чыгармагыз, өлкән һәм авыруларга тышта йөрүләрдән тыелып тору комачауламас. 

Шулай шул. Көнгә чыксаң, әле табигать казасы, әле аның белән бәйле үлем-китем турында хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев