Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Европада математика буенча иң көчле укучылар арасында Чаллы кызы да бар

Италиянең Флоренциясендә кызлар өчен VII Европа математика олимпиадасы тәмамланды.

Анда Европадан гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларыннан 52 ил командасы катнашты, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» басмасы.

Россиянең яшь математиклар җыелма командасына Гомумроссия олимпиадасында күп тапкырлар җиңү яулаган Изабелла Толокно (Санкт-Петербург), Ирина Ланских (Киров), Диана Гайнетдинова (Казан) һәм Чаллыдан Элина Телешева кергән. Кызлар Европа беренчелегендә, АКШ һәм Украинадан килгән көндәшләрен узып китеп, алтын медальләр алуга ирештеләр.

Элина Телешева Чаллының халыкара һәм гомумроссия күләмендә бик күп олимпиадачылар әзерләгән 26 нчы гимназиясендә белем ала. Чаллы математикларын югары дәрәҗәдә әзерләүдә  укытучылары Любовь Владимировна Баева зур хезмәт куя.

http://maydan.tatar/evropada-matematika-buencha-in-kochle-ukuchylar-arasynda-chally-kyzy/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев