Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исерек балыкчының гомере өзелгән

Чаллыдан ерак түгел Биклән авылы буасында балыкчы суга батып үлгән.

Тукай районының бу авылындагы буада өч балыкчы кич белән текә ярдан кармак сала.Алар вакытны үткәрү һәм бераз кәефләнеп алу өчен аракы эчергә уйлыйлар.Күбрәк төшереп җибәрәләр балыкчылар. Шунда берсе йоклап кала, калганнары яр буйлап балык тотарга китәләр. Иртән килеп карасалар ул юкка чыккан. Балыкчылар коткаручыларны чакырталар. Югалган кешене  1,5 метр тирәнлектәге су астыннан үле көе эзләп табалар. Ул Круглое поле бистәсендә яши, аңа 46 яшь була. Исрек ир ярдан тәгәрәп төшкән һәм шунда батып үлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев