Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемнәрнең пенсияләре артачак?

1 апрельдән социаль пенсияләр арта. Аңа туендыручысын югалканнар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә билгеле булмаган балалар, картлык буенча пенсиягә хокукы булмаган кешеләр исәп тота ала. Соңгысы ирләргә - 65, хатын-кызларга 60 яшьтән тәгаенләнә.

Шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар: хәрби хезмәткәрләр, радиация яисә техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргәннәр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, "Блокадага тотылган Ленинградта яшәгән кеше" билгесе белән бүләкләнгәннәр, космонавтлар, һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә сәләтле булмаган гаилә әгъзаларына да пенсияләр артачак. Пенсияләр 2,9 процентка индексацияләнәчәк.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев