Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел

Бу – татарга хас күренеш түгел. Татарлар киленне бал-май белән каршы ала, – ди Луиза Җамалиева.

Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларына багышланган ачык дәрестән соң әйтте.

“Килен төшерү фотоларын карый башласаң, бер ямьсез күренешкә тап буласың. Кәләшкә ипи тешләтәләр. Кызганыч, без начар гадәтне тиз сеңдерәбез. Бу – һич кенә дә татар йоласы түгел. Кая инде ул татар хатын-кызына авызын зур итеп ачып ипи кабу? Киленнәр бит йөзләрен күрсәтмәс өчен, яулык чите белән авызларын каплап йөргән. Иренә баш булырга теләп, аннан уздырып, ипи кабу – татар кызларын бизәми. “Ипи-тоз – ачык йөз” дисәләр дә, татар киленнәрен бал-май белән, ак мендәргә бастырып каршы алырга кирәк”, – диде озак еллар студентларга халык авыз иҗаты курсын алып баручы Луиза Җамалиева.

Искәртеп үтик, бүген Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер” темасына семинар-ачык дәрес узды. Анда никах һәм туй йолаларының элеккеге һәм заманча вариантлары белән танышып, фикер алыштылар.

Чулпан Шакирова - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй килен гореф-гадәт кияү бәйрәм татар йола

2
X