“Куркынычсыз тәгәрмәч”
Шул исемдәге республика бәйгесендә юл хәрәкәтенең 232 яшь инспекторы катнашачак
Алар шәһәребезгә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгәннәр. Бәйге 24нче тапкыр уза, аның быелгысы яшь инспекторлар отряды оешуга 45 елга багышланган. Максаты – балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату, юлларда катлаулы хәлләргә юлыкмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату.
Яшь инспекторлар кагыйдәләрне белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча көч сынашачаклар. Балалар шулай ук велосипедта йөрү осталыкларын да күрсәтәчәкләр. Аларга каршылыклы дистанцияне дә үтәргә кирәк булачак.
Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов, балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кечкенәдән белүенең мөһимлеген ассызыклады. “Ел саен Россиядә 20 мең кеше үлә. Татарстанда 2017 елда һәлак булган 425 кешенең 15е балалар. Бу – зур сан”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев