Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Үлемсез полк» акциясе Чаллыда 9 май көнне узачак

Чаллылылар бишенче тапкыр Бөтенроссия «Үлемсез полк» акциясенә кушыла.

Йөреш 9 май көнне 15.00 сәгатьтә Чаллының мэрия бинасыннан башлана. Колонна Яр буе паркына кадәр бара һәм Мәйдан буенча әйләнә.

«Үлемсез полк» акциясенә теләгән барлык кеше дә кушыла ала. Аның өчен бары тик үзеңнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның фотосын алып килергә кирәк. Фото А4 форматында булса яхшырак. Һава торышы начар булып портретка зыян килмәсен өчен, аны ламинацияләргә кирәк. Әгәр дә инде сугышта катнашучының фотосы юк икән, транспарантта аның фамилия, исем һәм әтисенең исемен, хәрби дәрәҗәсен язып куярга мөмкин.

Узган елны «Үлемсез полк» акциясенә 60 мең чаллылы кушылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X