Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәңге яшь калучы ир Кытайда яши

Кытайның Шанхай шәһәрендә яшәүче 67 яшьлек Ху Хай 30 яшьлек ир-егетләр кебек күренүе белән дан тота. Ир үзенең шулай яшь күренүен актив тормыш алып баруы белән аңлата. Ул һәрвакыт йога белән шөгыльләнә, җырларга, биергә ярата. Әмма барыннан да ныграк Шәрек биюләрен өстен күрә.

Ху Хай әйтүенчә, һәркемнең өч төрле яше бар: биологик, физик һәм психологик. Үзенең психологик яшен ул 20дән артык түгел, дип саный. Физик яшен пенсионер махсус җиһаз белән үлчи. Аның күрсәтүе буенча, иргә әле 43 яшь. "Яңа, матур әйберләр белән танышабыз икән, без картаймаячакбыз. Мин, һәр иртә уянгач, әле бик күп нәрсә турында беләсем бар икәнлеге турында исемә төшерәм. Минем әле күп эшләр башкарасым, төрле урыннарда буласым бар", - ди ул.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев