Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек” алды

Актер һәм биюче Нурбәк Батуллага “Әлиф” спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек” премиясе бирелде. Ул әлеге театраль премиянең “Балет-заманча бию/ир-ат роле” номинациясендә җиңде.

Моннан тыш, "Әлиф" спектакле тагын ике номинациягә тәкъдим ителгән иде. 

 

Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. “Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм”, - диде ул.

 

Бу мизгелләрдә Мәскәүдә Зур театрның Яңа залында “Алтын битлек-2018” җиңүчеләрен игълан итү һәм бүләкләү тантанасы бара.

 

"Әлиф" хореографик спектакль беренче тапкыр былтыр сентябрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә куелды. "Калеб" проекты һәм "Иҗади мохит" ("Творческая среда") фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылган бу спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. 

 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев